Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова очрашып йөргән егете турындагы сорауга җавап бирде

Массакүләм мәгълүмат чараларында Россия спортчылары 15 яшьлек Алинә Заһитова белән 20 яшьлек Кирилл Капризов очрашып йөриләр дигән имеш-мимешләр йөри. Фигурист кыз аларга нокта куерга теләп, Көньяк Кореядән кайткач журналистларга интервью биргән.

news_top_970_100
Алинә Заһитова очрашып йөргән егете турындагы сорауга җавап бирде
15 яшьлек Ижау кызы Алинә Пхенчханда узган Олимпиада уеннарында ялгыз шуу буенча ярышларда беренче урынны яулап алтын медаль иясе булды һәм тиз арада спорт йолдызына әйләнде. Журналистлар һәрдаим кызның тормыш юлын өйрәнде, спорттагы уңышларын күзәтте. Соңгы арада Алинәнең шәхси тормышы турында төрле имеш-мимешләр ишетелде. Массакүләм мәгълүмат чаралары кызның “алтын шайба” иясе Кирилл Капризов белән очрашып йөрүе хакында яздылар. Мондый сүзләргә сәбәп тә юк түгел. Шаһитлар сүзләренчә, самолет бортында хоккейчы һәм фигуристка озак кына сөйләшеп утырганнан соң телефон номерларын алмашканнар.

Шушы көннәрдә япон телеканалының эфирында Заһитова моның хакмы-юкмы икәнен журналистларга тәгаен әйтте.

“Очрашып йөргән егетегез бармы? Юк. Бу хакта уйлаганым да юк. Беренчедән, мин кечкенә, икенчедән, спорт минем өчен беренче урында. Хәзер бары тик дусларча аралашсак кына була”, - дип белдергән Алинә.

Шулай ук Алинә ирешелгәндә туктап калырга җыенмавын һәм киләчәктә чиста һәмхатасыз шуырга теләвен белдергән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100