Алинә Заһитова һөҗүмгә дучар булган Казан гимназиясе янына чәчәкләр салды
Кыз чәчәкләр салырга барганда янында шар шартлый.
Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова фаҗига булган мәктәп бинасы янына чәчәкләр салды.
Алинә Заһитова мемориал янына килгәндә рәшәткәгә бәйләп куйган шар шартлый, кыз сискәнеп куя.
«[Юлга] билет алганчы ул акчаларын җәрәхәт алган, вафат булган балаларның гаиләләренә җибәрсә, күпкә файда булыр иде», — дип язган бер инстачы. «Анысын да биргән, кан да биргән. Молодец», — дип җавап кайтарганнар аңа. «Молодец, андый яшьләр күбрәк булсын иде», — дигән теләген җиткергән бе ханым.