news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева Яңа елны ничек бәйрәм иткән?

Кызлар җанатарларын Яңа ел белән котлый.

news_top
Алинә Заһитова һәм Камилә Вәлиева Яңа елны ничек бәйрәм иткән?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Яңа ел бәйрәмен табигатьтә каршы алган. Ул бу турыда инстаграмда язган. Алинә агач йортта, телевизор каршында утыра. Анда «Иван Васильевич меняет профессию» киносы бара. Бу турыда РЕН ТВ яза.

Ул җанатарларына рәхмәт әйтә.

«Яңа ел — артка карап, хәзер нинди булуыбыз турында уйланыр өчен шәп сәбәп. Үзең булып калган өчен, төрле авырлыкларны җиңәргә һәм алга барырга тырышкан өчен үзеңә үзең рәхмәт әйтергә кирәкле вакыт. Минем белән булганыгыз өчен рәхмәт. Сездән башка бик авыр булыр иде», — дип яза ул.

Быел Россия чемпионы булган Камилә Вәлиева Яңа елда Мәскәүдә шугалакка барган. Ул Россия чемпионы Марк Кондратюк белән парлы шууны сынап караган.

Камилә язылучыларын Яңа ел белән котлый һәм «Бильман» сикерешен күрсәтә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар