Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова кайсы популяр җырчы белән белән очрашырга хыяллана?

Алинә Заһитова кайсы популяр җырчы белән белән очрашырга хыяллана?

news_top_970_100
Алинә Заһитова кайсы популяр җырчы белән белән очрашырга хыяллана?

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Америка актрисасы һәм җырчы Селена Гомес белән очрашырга теләвен әйтте. Бу хакта РИА Новости яза. 

“Мин Селена Гомес белән очрашырга телим. Бу - минем хыял, - диде Алинә Заһитова матбугат конференциясендә.- Селенаны тыңлыйм. Миңа аның дәртле музыкасы ошый. Әкрен җырга боегып алырга була, ләкин андый хәл миндә бик сирәк була. Ә дәртле музыка ярышларда бик ярдәм итә”.

Алинә Заһитова шулай ук кинода төшү теләге булуы, самолетларда очкан вакытта нинди фильмнар каравы турында да әйтте. “Соңгы мәртәбә “Гарри Поттер”ны карадым, ә сериаллардан “Молодежка” карыйм. Әгәр төшәргә тәкъдим итсәләр, әлбәттә, мин төшәргә теләр идем. Ләкин һич кенә дә начар, явыз кыз булып түгел. Иң яхшысы - бар кешене коткара торган кеше булып төшү”, - диде спортчы.

Фигуристка Японияне яратуын да әйтте. “Анда бик теләп барам. Әлбәттә, Россиягә мәхәббәт беренче урында”, - дип сөйләде Заһитова.

“2018 ел бик тыгыз булды, шатлык та, күз яшьләре дә булды, - ди ул. – Иң истә калганы - Олимпиада. Бу минем бәхетле елым булды, 2019 елны нәкъ шулай дәвам итәргә һәм камилләшергә телим. Минем карьера бетмәде әле, алда бик күп ярышлар”.

Быелгы сезонда Алинә Заһитова Минск шәһәрендә узган Европа чемпионатында Гран-при Финалында икенче булды. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100