news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова Камилә Вәлиеваның уңышларына сөенәме?

Казан кызы Камилә Вәлиева Пекинга Олимпиадага барачак.

news_top
Алинә Заһитова Камилә Вәлиеваның уңышларына сөенәме?

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Камилә Вәлиеваның Россия чемпионатында җиңүе турында фикерен белдерде. Бу турыда russian.rt.com хәбәр итте.

«Бу феерия булды! Тагын ничек тасвирларга да белмим! Сүзләрем бетте», — диде Алинә Беренче канал эфирында.

Алинә көмеш медаль яулаган Александра Трусова белән дә соклануын яшерми. 

Камилә Вәлиева бу чемпионатта ирекле программада алдан әйтелгән барлык сикерүләрен дә башкарды. Бу — ике дүртле тулуп, дүрт әйләнешле сальхов, өчле аксель. Шулай итеп 15 яшьлек Камилә 283,48 балл җыйды. Ул үз гомерендә беренче тапкыр Россия чемпионатында җиңде, диелә хәбәрдә.

Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиадага барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар