news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова хоккей трюклары ясарга өйрәнгән — видео

Алинә әлеге катлаулы трюкны берничә тапкыр кабатлаудан өйрәнгән.

news_top
Алинә Заһитова хоккей трюклары ясарга өйрәнгән — видео

Тимераякта фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова хоккей трюклары ясарга өйрәнгән. Әлеге видео кадрларын РЕН ТВ каналы күрсәтте. 

Алинә инстаграмдагы сәхифәсенә куйган видео фанатларны шаккаттырган. Ул кәшәкә белән шайбаны идәннән күтәртеп ала һәм баш өстендә әйләндерә.

16 яшьлек спортчы әлеге катлаулы трюкны берничә тапкырдан өйрәнгән. Видео кадрларында өйрәнү мизгелләре сурәтләнгән.

2018 елда Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпиадада Алинә Заһитова алтын медаль яулады, Европа чемпионы булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар