Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова эте Масару белән бергә «Хатико» фильмына охшаш кинода төшә

«Пальма» фильмының япон версиясендә Алинә үзе булып уйный.

news_top_970_100
Алинә Заһитова эте Масару белән бергә «Хатико» фильмына охшаш кинода төшә

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова «Пальма» фильмының япон версиясендә төшә. Ул үзе булып уйнаячак. Бу турыда фильмның Россиядәге версиясенең режиссеры Александр Домогаров-кечесе сөйләгән, дип яза «Татар-информ».

«Без Алинә Заһитова үзенең эте Масару белән булыр дип уйлыйбыз. Заһитованы Япониядә яхшы беләләр, биредә аның җанатарлары күп. Фильмда ул үзе булып уйный», — ди Домогаров.

Фильмның сюжеты «Хатико» фильмына охшашрак. Герой чит илгә китә, очу полосасында этен калдыра. Эт Пальма исемле. Аның медицина белешмәсе булмау сәбәпле, самолетка утыртмыйлар. Эт хуҗасын бик озак көтә, һәр самолетны каршы ала, аннары 9 яшьлек малайның бик якын дустына әверелә.

«Пальма»ның ике версиясе була. Берсе Россиядә, икенчесе Япониядә күрсәтеләчәк. Япон версиясе өчен аерым сюжетлар төшерелә. Ул Япония прокатына 2021 елда чыга.

«Пальма» фильмын Россиядә быел 8 октябрьдә күрсәтәләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100