news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова Даня Милохин белән бергәләп туган көнгә барган

Соңгы айларда Даня Милохин белән Евгения Медведева мөнәсәбәтләре турында сөйләшкәннәр иде.

news_top
Алинә Заһитова Даня Милохин белән бергәләп туган көнгә барган

TikTok-блогер Даня Милохин дуслары Настя Рыжик һәм Влад Левскийның туган көненә Алинә Заһитова белән бергә барган. Бу турыда «СтарХит» яза.

Соңгы айларда Даня Милохин белән Евгения Медведева мөнәсәбәтләре турында сөйләшәләр. Алар «Ледниковый период» тамашасында мәхәббәт уйнап күрсәткәч, халык шуңа ышанган.

Ләкин тамаша беткәч, алар сирәк очраша. Әле өстәвенә, туган көнгә Милохин Алинә Заһитова белән килгән. Алар исә Медведева белән артык тату түгел, диелә хәбәрдә.

Евгения Медведева Настя Рыжик һәм Влад Левский белән дус булса да, туган көндә күренмәгән.

Фотоларны Алинә инстаграмдагы сәхифәсенә куйды.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар