news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова бизнес ачкан

Хәзерге вакытта Алинә Беренче каналда «Ледниковый период» тапшыруында алып баручы булып эшли.

news_top
Алинә Заһитова бизнес ачкан

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова шәхси эшмәкәр булып теркәлгән. Бу турыда бизнес-белешмәлек Unfall сайтына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Алинә эшчәнлегенең төрләре «Реклама агентлыгы эшчәнлеге», «Нәфис иҗат өлкәсендә эшчәнлек», «Мәдәният һәм сәнгать өлкәсе оешмалары эшчәнлеге», «Спорт объектлары эшчәнлеге» һ.б. буларак билгеләнгән.

Алинә Заһитова спорт карьерасын туктатып, Беренче каналда алып баручы булды. Ул «Ледниковый период» тапшыруында эшли. Ләкин ул спорт карьерасын туктатуы турында рәсми рәвештә белдермәде әле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар