Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова БДИдан барлыгы 95 балл җыйган, журналистика факультетына укырга керә

РАНХиГС укырга кергән студентлар исемлеген һәм аларның БДИ балларын күрсәткән исемлек чыгарган.

news_top_970_100
Алинә Заһитова БДИдан барлыгы 95 балл җыйган, журналистика факультетына укырга керә

Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Алинә Заһитова быел БДИ тапшырды һәм ул Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенә (РАНХиГС) укырга керә. Бу турыда НТВ хәбәр итте.

Укырга керүчеләр һәм аларның БДИ баллары вуз сайтында чыккан. Бу белешмәдән күренгәнчә, Алинә Заһитова барлыгы 95 балл җыйган. Рус теленнән 51 балл, җәмгыять белеменнән 44 балл. Исемлектә 194 студент бар. Алинә иң азаккы урыннарның берсендә, диелә бу хәбәрдә.

Заһитова журналистика факультетында түләп укыячак. Уку бәясе 1,3 млн сум чамасы тора, дип хәбәр итте НТВ.

Алинә «Продюсирование и культурная политика» буенча бакалавриатка керә. Ул вуз сайтына интервью биргән.

«Миңа бу якын. Мин бит үземнең бозда шуып кына йөрмәвемне, ә Россия яшьләре өчен мотивация бирүемне дә аңлыйм. Без илне дөньякүләм танытабыз. Безгә карап, ил турында фикер йөртәләр. „Продюсирование и культурная политика“ — минем эшемнең дәвамы ул», — ди Заһитова.

Алинә киләчәктә спорт программалары алып барырга тели. Ул үзе алып баручы Екатерина Андрееваны ошатуын әйтә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100