news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алинә Заһитова аркасында Евгения Медведева тренерын ташлый

Узган атна азагында Олимпиадада икенче урын алган Евгения Медведеваның тренер Этери Тутберидзе белән аерылышуы турында билгеле булды.

news_top
Алинә Заһитова аркасында Евгения Медведева тренерын ташлый

Этери үзе бу турыда журналистлардан белдем дип әйтә. «Мин Женяга яздым, шалтыраттым, ул җавап бирмәде», ди ул.

Пхенчханда булган вакыйга турында Этери Тутберизде Беренче канал эфирында искә төшергән.

«Олимпиада бозыннан чыкканнан соң, Евгения Медведева болай диде: «Алинәне тагын бер ел юниорларда тотып тора алмый идегезмени?». Мин болай җавап бирдем: «Женя, һәркемнең дә шанслары тигез булырга тиеш».

Тутберидзе Медведеваның соңгы вакытта аралашмавыннан үзе өчен карар кабул иткән инде. «Әгәр ул шартлар куя башласа, аның белән аерылышмыйча мөмкин түгел», дигән ул.

«СтарХит» журналы Евгения Медведева Әрмәнстанга китәргә мөмкин дип фаразлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар