Алинә Шәрипҗанованың улына операция булган (видео)
Татар эстрадасы җырчысы Алинә Шәрипҗанова хастаханәгә эләккән. Җырчының 4 яшьлек улы Әмиргә операция булган.
- Казандагы бер клиникада Әмирнең колагыннан сыекча һәм аденоидларын алдылар. Бер көн ятып чыктык. Аллага шөкер, улым бу операцияне яхшы кичерде. Хәзер хәле әйбәт, - дип белдерде безгә Алинә Шәрипҗанова.
Алинә улы Әмир һәм кызы Альмираны калдырып, һәрдаим Сабан туйларында катнашырга йөрүен белдерде. "Быел - Сабан туйлары елы, бик күп төбәкләрдә булырга туры килде. Бүген дә Пенза өлкәсенең Әләзән авылында узучы Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашам", - диде ул.