Алинә Сафиуллина явыз инстачыларны акылга утыртырга өйрәтә
«Игътибар итмәү, иң авыр җәза», - дип уйлый җырчы.
Җырчы Алинә Сафиуллина матур фотосын куеп, явыз инстачылар турында язган.
«Бер көнне бер танышыма хәбәр яздым. Җавап бирми. Шуннан соң, синең шул булыр инде диюем булды, җавап та килеп төште. Ник алай дисең миңа, ди бу. Мин әйтәм, психологик алым бу.
Сез сизәсезме? Без тискәре комментарийларга ешрак җавап бирәбез! Кайберләрен хәтта сторизга куябыз. Имеш, урыннарына утыртабыз аларны. Ә ул психологик вампирлар үзләрен күргәнгә, алар аркасында борчылуыбызга шатланып, чәй эчеп утыра. Шуңа күрә, әйдәгез, яхшылыкны гына күрик. Матур комментарий язучыларны гына укыйк, начар сүз язучылар җавап көтеп арып бетсен», — дип акылга утыртырга өндәгән җырчы усал инстачыларны.
Җырчының виртуаль дуслары «шәп фикер», «бик дөрес сүзләр», дип күтәреп алган. Җырчыга матур комментарийлар гына язганнар: «Чибәрнең чибәре», «Син искиткеч», «Матур».