Алинә Сафиуллина пенсия турында: "Ятарга кирәкми, җәмәгать. Кымшанырга! Ни дә булса эшләргә кирәк!"
Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллина пенсия турында уйлануларын Инстаграм битендә язган.
"Күптән аралашкан юк. Бер яңалыгым бар Сезләргә. Мин кечкенә гади авыл кешеләре гаиләсендә тәрбияләнгән кеше! Әнием гомер буе миңа «эшкә кер, бер төпле эшең булсын, пенсиягә чыгасың бар» дип, һәрдаим искә төшереп тора иде. Әз-мәз кеше арасына чыга башлагач, ул замандагы популяр алып баручылар, җырчылар белән аралашканда да, эш турында сүз чыкса, гел шушы әнием әйткән сүзләрне кабатлый идем. Алар миннән: «И, сабый, син каян беләсең соң? Син картайганчы пенсия гомумән бетәргә мөмкин! Иң дөресе - акча җыеп барырга картаймыш көнгә үзеңә, үзеңне-үзең алдый алмыйсың бит! Менә шул була синең пенсияң», - диләр иде.
Менә еллар узды.... хәзер менә аларның көлүенә җавап табып утырам. Сизәсезме??? Пенсия хәйран гына ераклашты??? Кайберәүләр анда барып җитмәскә дә мөмкин. Сүз уңаеннан, теге тамадалар әле дә «эшләми», ә кайбер көн дә эшкә йөрүчеләрдән яхшырак яшиләр. Менә шулай. Телисез икән? Хәзер ел башы! Кайберләрегез хәзерге заманда мөмкин булган "теләкләр картасы" төзегәндер. Хыялларының чынга ашканын көтеп ятадыр???!!! Ятарга кирәкми, җәмәгать! Кымшанырга! Ни дә булса эшләргә кирәк", - дигән Алинә Сафиуллина.