Алинә Сафиуллина кибеттә елап әйбер сораган балаларның әти-әниләрен гаепли
Җырчы үзенең инстаграмында кызыклы яңалык калдырган.
"Бер ханым белән сүз куертып алдык әле бүген. Хәзер яшьләр ялкау, балалар деградируют, ди. Мәсәлән, 3 яшьлек бала әнисе белән әтисеннән кибеттә елап уенчык сорый ди, елагач алып бирәләр тегеләр, ди. Бу хәл берничә тапкыр кабатлангач, китәләр әзәти-әни психологка, ди. Психолог әйтә, алып бирмәгез, провокацияләргә бирешмәгез. Кайталар болар, бала тагын елап әйбер сорый. Болар бирмиләр... шуннан бала ишеккә башын бәрә башлый, әти-әни, куркуга төшеп, алып бирәләр тагын. Һәм янәдән псхологка китәләр. Психолог каеш куллансагыз була ди. Баш та, к... тә берьюлы авырта, ә кирәкле әйберне барыбер бирмәгәч, бала инде елап сорамас дип әйтә! Күрдегезме, балалар хәзер нинди, ди! Ничек манипуляция ясыйлар, ди. Соң бит мин әйтәм, бу очракта бала гаепле түгел, әти-әни гаепле була бит инде ди. Баштан ук балаларына елаган саен әйбер алып биреп үстергәч. Юк, балалар гаепле ди теге ханым, тәки сүзен бирми. Әллә минем логки дөрес түгел, әллә... аңламассың".
Сез Алинә белән килешәсезме?
Сез Алинә белән килешәсезме?