Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина: «Кеше гомере буе оятсыз булып, аннары оятлыга әйләнми»

Татар эстрадасы җырчысы беркемнең дә берничек үзгәрмәве, ничек бар, шулай булып калганы турында Инстаграм битендә язган.

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина: «Кеше гомере буе оятсыз булып, аннары оятлыга әйләнми»
Владимир Васильев

«Менә уйлап утырам әле… Кеше гомер буе оятсыз булып, кинәт кенә оятлыга әйләнми бит инде ул, әйеме? Без кечкенә чакта әкиятләрдә генә күрсәтәләр иде, начарлыкны яхшылык җиңә, аннан шул тәртипсез үзгәрә, яхшыга әйләнә дип.

Әкият… Беркем берничек үзгәрми, нинди булган — шулай кала… Үз җаен эзләп йөрүче кешеләр сугыш вакытында да булган. Әби-бабайлар сөйли иде, юри аякларын сындырып, сугышка бармый калучылар булган. Шул сугышта тоткынга эләккәч, фашистлар ягына күчеп китүчеләр дә булган.

Аллаһ бар, Аннан куркам дип тормаган… Бик бормалы вә сырмалы булды бу язма, кыскасы», — дип яза Алинә Сафиуллина.

«Бик дөрес язгансың, нигәдер шул оятсызлар кеше башыннан йөреп, үзләренә бөтен рәхәтлекне алырга телиләр, әмма барыбер азагы начар бетә, Ходай аларны үз урынына утырта», «Шулай… тормышлар борма белән сырмадан тора…», «Электән әйткәннәр, бөкрене кабер генә төзәтә дип, начарны яхшыга үзгәртүе авыррак дип уйлыйм, менә бик әйбәт кешеләрнең түбәнгә тиз тәгәрәгәннәрен беләм, кызганыч», — дигән халык.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100