Алинә Сафиуллина: "Халык бигрәк беркатлы, ни әйтсәң дә, ышана"
Алинә Сафиуллина: "Халык бигрәк беркатлы, ни әйтсәң дә, ышана"
Алинә Сафиуллина халыкның беркатлы булуы турында язган.
"Безнең халык бигрәк беркатлы инде. Ни әйтсәң дә ышана, клипта кочаклашсалар - йөриләр, бергә еш күренсәләр - нәрсәдер дөрес түгел. Инстаграммга берәрсе кызгандыргыч сүз язса үзе турында, тырышып мактыйсыз. Бөтен язганга ышанасыз.
Минем әни "Кызым син беркатлы, су астындагы агымнарга игътибар ит" ди иде. Алтын кагыйдә - сүзләргә ышанма, гамәлләрен кара. Шул вакытта гына пазл төзелә. Үземдә булмаган акылны сатыйм әле. Үзем онытмас өчен язып барам монда. Кереп-кереп укырга бөтен әртисләргә ышана башлаганда", - дигән ул.