Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина Дилә Нигъмәтуллинага үпкәләгән: "Аның сүзләрендә хаклык бар иде"

Татар эстрадасы җырчысы Алинә Сафиуллина Дилә Нигъмәтуллина белән бергә сөйләшеп утырганын искә төшереп, аның "Җырчы бары тик үзенең җыры булса гына үз йөзен булдыра ала", - дигән фикерен Инстаграм битенә язган.

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина Дилә Нигъмәтуллинага үпкәләгән: "Аның сүзләрендә хаклык бар иде"

“Монннан 10-12 еллар элек, әле җырлый гына башлаганда, мин бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә, концертларда я халык җырлары, я башка олырак җырчыларның җырларын җырлый идем. Алай җайлы, очсыз. 

Шуннан берзаман сабантуй бәйрәмендә Дилә Нигъмәтуллина белән бергә эшләргә туры килде. Икебез дә КГУКИда (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты – ИТ) укыгангамы икән, чыгышыбызны көткәндә озаклааап сөйләшеп утырдык! (Арча районы иде бугай) 

Шунда мин җырлап кергәч, Дилә миңа әйтеп ташлады: “Мин гел үз җырымны булдырырга тырыштым! Җырчы бары тик үзенең җыры булса гына, үз йөзен булдыра ала, минемчә”, - дип. Мин эчтән бераз үпкәләдем, әлбәттә, әмма аның сүзләрендә хаклык бар иде. Шул көннән мин репертуарыма өр-яна үземә генә дип иҗат ителгән җырлар туплый башладым. 

Үз җырыңны халыкка чыгаруы авыр диючеләр бар, әмма ничек рәхәт, сине бары син тамашачыга җиткергән җырдан танысалар! Ә халык җырлары - алар барыбер җырлана, онытылмый! Без аларны яңартып җырлыйбыз. Әмма алар барыбер, беренче башкарган җырчының иҗат җимеше булып кала, миңа калса”, - дигән Алинә Сафиуллина.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Монннан 10-12 еллар элек, эле жырлый гына башлаганда, мин бэйрэмнэрдэ, мэжлеслэрдэ, концертларда я халык жырлары, я башка олырак жырчыларнын жырларын жырлый идемАлай жайлы, очсыз Шуннан берзаман сабантуй бэйрэмендэ @dilyanig белэн бергэ эшлэргэ туры килдеИкебез дэ КГУКИ да укыгангамы икен, чыгышыбызны коткэндэ озаклааап сойлэшеп утырдык! ( Арча районы иде бугай) Шунда мин жырлап кергэч, Дилэ мина эйтеп ташлады :Мин гел уз жырымны булдырырга тырыштым! Жырчы бары тик узенен жыры булса гына, уз йозен булдыра ала минемчэ»дип Мин эчтэн бераз упкэлэдем элбэттэ, эмма анын сузлэрендэ хаклык бар идеШул коннэн мин репертуарыма ор-яна уземэ генэ дип ижат ителгэн жырлар туплый башладым Уз жырынны халыкка чыгаруы авыр диючелэр бар, эмма ничек рэхэт эгэр сине бары син тамашачыга житкергэн жырдан танысалар Э халык жырлары алар барыбер жырлана, онытылмый! Без аларны янартып жырлыйбызЭмма алар барыбер, беренче башкарган жырчынын ижат жимеше булып кала мина калса p.s. Э сез мине кайсы жырдан хэтерлэп калдыгыз???Болай озын постны укып бетергэч,жавап та котэм инде#менэшулай#кичкеуйланцлар#хэтерсандыгы#АлинэСафиуллина#минемкоземшундыерак#жырлар#татарскаяэстрада

Публикация от Алина (@alinasafiulllllina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100