Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина абзарда киемен алыштырган

Алинә Сафиуллина абзарда киемен алыштырган

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина абзарда киемен алыштырган
Алинә Сафиуллина ничек итеп әнисен алдавы турында инстаграмында язган. 

"Мәктәптә укыган чакта, шапкаларны җенем сөйми иде. Бик каты килешми кебек тоела иде алар миңа. Хәер, хәзер дә әллә ни матур түгел, дип саныйм... Хәзер, заманча итеп әйтсәк, "Үзеңне ничек бар шулай кабул итү" бара.

Берьюлы мин клубка чыгар алдыннан әни үзенен чәшке бүреген тартып чыгарды. Кунакка апалар да кайткан иде. Борынга егетләр исе керә башлаган кызны мактый-мактый, кыстый-кыстый чәшке бүрек кидереп чыгармакчы булалар. Юк, килешми бит инде, дим.

Ничек килешмәсен??? Бу бит кыйбатлы, чын чәшке бүрек, диләр. Кыскасы, әни миңа "Урамда салкын! Чыксаң, бүрек киеп чыгасың, чыкмасаң бөтенләй чыкмыйсың" дип кидерде. Киттем матур итеп чәшке бүрек киеп, озатып калдылар.

Ә ул вакытта мине абзарда пакетка салып яшереп куйган беретка көтеп тора иде. Матур гына береткамны алып кидем дә, бүрегемне пакетка салдым да, клубка чыгып киттем. Юка язгы беретка. Ничек башым туңмаган, туңгандыр инде, кан кызу чак бит. Традициягә әйләнде. Кире кайтканда абзардан бүрекне киеп керәм. Әнинең күңеле тыныч. Хәзер укыр инде. Сөйләгәнем юк иде бугай", - дип серен ачкан җырчы.

Инстачылар да нәкъ Алинә кебек эшләүләрен искә төшергән. Берсе джинсының балагын кыскартып, өстеннән озын итәк киеп чыгып китә торган булган. Итәкне кеше тормый торган йорт нигезендә калдырган, ә егетләр озаткач кире алып кайтмаган. Шулай итеп, итәкләр иясез нигезгә күчеп беткән. 

Икенчесе кендек күренә торган блузка өстенә озынын киеп, озын итәкне кыскартып өйдән чыгып киткән. 

Ә өченчеләре исә игезәк кызлар шапкаларын коймага кидереп калдыра торган булган, ә бер кичтә киеп керергә онытканнар. Иртән әниләре алып кергән. 


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Шапкалар сезоны ачыла.....))) Мэктэптэ укыган чакта, шапкаларны женем сойми иде)))) Бик каты килешми кебек тоела иде алар мина Хэер хэзер дэ эллэ ни матур тугел дип саныйм... хэзер заманча итеп эйтсэк « принятие себя» бара Э элеееек....)))) Берьюлы мин клубка чвгар алдыннан эни узенен норка буреген тартып чыгарды Кунакка апалар да кайткан иде) борынга егетлэр исе керэ башлаган кызны мактый -мактый кыстый-кыстый норка бурек кидеиеп чыгармакчы булаларЮк, килешми бит инде» дим))))) —« Ничек килешмэсен??? Бу бит кыйбатлы ЧЫН НОРКА бурек дилэр( ул заманда ялган норка да булган курэмсен))) Кыскасы, эни мина « Урамда салкын! Чыксан бурек киеп чыгасын, чыкмасан ботенлэй чыкмыйсын» дип.....))))) Киерттедэр болар моны минаКиттем матур итеп норка буреклэр киеп чыгып..... озатып калдылар. Э ул вакытта мине абзардагы пакетта « киенеп йоргэн арада» чыгарып яшереп куйган биретка котеп тора иде Матур гына биреткамны алып кидем дэ, бурегемне пакетаа салдым да киттем чвгып клубка Юп-юка язгы биретка Ничек башларым тунмаган, тунганда дыр инде...))) кан кызу чак бит Традициягэ эйлэнде)))) Кире кайтканда абзардан бурекне киеп керэм матур гына Энинен кунеле тыныч Хэзер укыр инде...))))) Сойлэгэнем юк иде бугай)))))#минемкоземшундыерак#шапки#сезоншапок#яшьчакларкесэтулыборчаклар

Публикация от Алина Сафиуллина (@alinasafiulllllina)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100