Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Сафиуллина 14 ел элек яздырып онытылган җырын исенә төшергән

Җырчы «Көнләмә, көттермә, соңлама» җырының минусовкасын эзли.

news_top_970_100
Алинә Сафиуллина 14 ел элек яздырып онытылган җырын исенә төшергән

Алинә Сафиуллина 2007 елда «Көнләмә, көттермә, соңлама» дигән җыр яздырган булган. Шәмсия Җиһангирова сүзләренә Илшат Вәлиев язган булган. «Күптән түгел тыңлап чыктым бу җырымны. 2007дә яздырылган. Ярыйсы гына җырлаганмын», — дип язган ул.

Җырчының дуслары да бу җырның онытылганына аптыраган.

«Беренче тапкыр ишетәм. Ник син аны беркайда да җырламыйсың, шундый шәп җыр», — дип язган Айгөл Бариева.

«Җырларга кирәк дип минусын эзли башладым. Машинада тыңлаган идем беркөнне, үзем дә шаккаттым шундый шәп җыр яздырганыма», — дип җавап биргән Алинә.

«Текстын укыганда ук көйләп укылды да җыр булды да куйды. Молодец матур башкардың», — дип язган җырның авторы Илшат Вәлиев.

Алинә җырның минусовкасын таба алмавын язган. Җыр ошадымы? Минусовкасын тапсын дип теләп торасызмы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100