Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә һәм Азат Кәримовлар ретро җырга яңа сулыш биргән

Җырчылар үз сәхифәләрендә яңа рубрика ачкан һәм тамашачыларның фикерләрен көтәләр.

news_top_970_100
Алинә һәм Азат Кәримовлар ретро җырга яңа сулыш биргән
https://www.instagram.com/alina_azat_karimovlar_official/

«Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясендә «Җырлыйк әле» тапшыруын алып баручы Алинә һәм Азат Кәримовлар «Назлы гөлем» дигән ретро җырга яңа сулыш биргән.

«Мөхтәрәм җәмәгать, яраткан тамашачыларыбыз, сезнең өчен социаль челтәрләрдә бер яңа сәхифә башлап җибәрергә булдык, ретро җырларны (мөмкин кадәрле) заман тәлапләренә туры китереп үзгәртеп (реставрацияләп), хәтерләребездә яңарту сәхифәсе…

Җырның рухи дөньясын, хәләтен саклап кала алу сыман бик җитди һәм җаваплы сорауларны да истә тотып, нинди комментарийлар язырсыз? Алга таба нинди җырлар эшлик? Кирәкме әлеге сәхифә? Фикерләр алышыйк, битараф булмыйк, бердәм булыйк, ә кайда бердәмлек - шунда җиңү», - дип язган алар инстаграмдагы уртак аккаунтларында.

«Назлы гөлкәем» җырының сүзләрен Ярлы Кәрим, ә көен Фасил Әхмәтов язган.

Инстачылар артистларның бу адымын хуплаган. «Бик тә мәгьнәле дә, моңлы да, безне яшьлек елларына алып кайттыгыз», «Бик матур җыр, без яшь чакта җырлый идек», «Сезнең һәрбер җырыгыз матур килеп чыга, җырлагыз һәм булыгыз гына», — дип язган тамашачылар.


и
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100