Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Кабаеваның бабасы вафат

Алинә Кабаеваның бабасы вафат

news_top_970_100
Алинә Кабаеваның бабасы вафат
Танылган гимнастка, Олимпия чемпионкасы Алинә Кабаеваның бабасы Вазыйх Кабаев вафат. Бу хакта Фейсбукта Ташкент татарлары җәмгыяте вәкилләре хәбәр итә.  

Вазыйх Кабаев татар милләтеннән. Бөек Ватан сугышы ветераны булган. Аның Ташкент татарлары җәмгыятендә актив катнашканы билгеле. 

Вазыйх Кабаев танылган көрәшче булган, Үзбәкстанда көрәш федерациясен җитәкләгән. Улы Марат, Алинәнең әтисе, дөньякүләм танылган спортчы, хәзерге вакытта Россия мөселман эшмәкәрләре Ассоциациясен җитәкли. 

Алинәнең нәфис гимнастика белән шөгыльләнә башлавында бабасы хәлиткеч роль уйнаган. "Мин бер кызык факт белдем. Ташкентта булганда бабам белән сөйләшкән идем. Ул: "Ә син нәфис гимнастикага ничек эләккәнеңне беләсеңме соң?" дип сорады. Мин: "Әйе, әнинең мине нәфис гимнастикага бирәсе килгән", - дидем. Бабам ул вакытта спорт комитетында эшләгән. Безнең районда исә нәфис гимнастика мәктәбе булмаган, ә бабама бу төр спорт бик ошый торган булган. Шуңа ул гади мәктәптә нәфис гимнастика түгәрәге ачарга ярдәм иткән. Мин һәм туганнан туган апам шул секциягә йөри башладык. Шулай итеп, хәлиткеч рольне бабам уйнаган", - дип сөйләгән иде Алинә Кабаева бер интервьюсында.

Вазыйх Кабаевны соңгы юлга озату бүген 13 сәгатьтә булачак, ул Ташкентта җирләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100