Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алинә Даутова: «Мине үпкәләтер өчен иремә дә теләсә нәрсә әйтәләр»

Җырчы Алинә Даутова хәзерге вакытта гаиләсе белән Төркиядә ял итә һәм матур фотолар кертә. Соңгы арада инстачылар җырчының тышкы кыяфәтенә кагылышлы начар сүзләр яза башлаганнар. Аның иреннәрен ошатмаганнар.

news_top_970_100
Алинә Даутова: «Мине үпкәләтер өчен иремә дә теләсә нәрсә әйтәләр»
Алинә Даутованың Инстаграм битеннән

«Бу ирен темасы бик актуаль булды әле соңгы көннәрдә. Нәрсә генә язмыйлар. Таныш-белешләр дә хәтта. Үзегезнекен карагыз да яшәгез.

Мин беркайчан да кеше сүзен тыңлый торган кеше булмадым һәм булмаячакмын да! Мине үпкәләтер өчен иремә дә теләсә нәрсәләр әйтәләр иреннәрем хакында. Шулай итеп сез үзегезнең тәрбиясез булуыгызны яки көнләшүегезне күрсәтәсез. Янәдән шуңа инанам: кешегә сине батырырга сәбәп кенә бир, шунда ук таптап китәләр. (Барыгызга да кагылмый, әлбәттә)

Мондый кешеләрне мин бәхетсез дип уйлыйм!

Кеше тикшермәгез, дөньяның рәхәтен күреп бәхетле яшәгез, гомер ике килми бит», — дип язган үзенең сәхифәсендә Алинә Даутова. 

«Язалар икән, димәк син популяр», «Алинә, бик дөрес», «Игътибар итмә, алар көнләшәләр», «Бик дөрес, көнләшәләр, үзләреннән булмый, чит илгә дә бара алмыйлар», «Матурлык өчен мондый адымнар эшләү һәркемнең үз эше. Тик сез мондый тәнкыйть сүзләренә әзер булырга тиеш», — дип яза инстачылар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100