news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алимент түләмәгән атасы үсеп җиткән улын судка бирде». Баласын ялгыз үстерүчегә киңәшләр

news_top
«Алимент түләмәгән атасы үсеп җиткән улын судка бирде». Баласын ялгыз үстерүчегә киңәшләр
Фото: © «Татар-информ»

Алимент түләүдән явызларча баш тарту – бала каршындагы бурыч кына түгел, ә ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен нигез дә булып тора. Ә моны вакытында эшләмәсәң, еллар узгач, «ата кеше» инде баласыннан алимент түләтү өчен үзе судка бирергә мөмкин. Мондый очраклар турында «Татарстан-24» сайты яза.

Беренче тарих: «Бер тиен дә түләмәячәкмен» – алимент түләргә теләмәү нәрсә булып беткән

Ире белән аерылышканнан соң, 3 яшьлек кыз баланың әнисе, элекке иреннән алимент түләтү өчен, судка биргән. Суд боерыгы тиз чыга, әмма баланың әтисе, бу карарны алгач, алимент түләүдән баш тарта.

«Бер тиен дә түләмәячәкмен», – ди ул.

Приставлар хәбәр иткәнчә, ир-атның рәсми кереме дә, милке дә юк. Озакламый аны җаваплылыкка тарта башлыйлар, алимент түләмәгән өчен, башта административ җаваплылыкка, аннан җинаять җаваплылыгына тарталар («Җинаять кодексы»ның 157 нче маддәсе – 1 елга кадәр иректән мәхрүм итү).

Моңа да карамастан, әти кеше үзенең ата-ана хокукларын башкармый: эшләми, алиментлар түләми, баласы белән очрашмый, җитмәсә, хөкем ителгән була. Баланың әнисе элекке ирен ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәр өчен судка мөрәҗәгать итә. Суд килешә: Ата-ана (яки икесенең берсе) алимент түләүдән явызларча баш тарткан өчен, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителергә мөмкин («Җинаять кодексы»ның 69 нчы маддәсе).

Мондый карар баланы җавапсыз «әтидән» һәм киләчәктә булырга мөмкин юридик нәтиҗәләрдән дә саклап кала ала. Бу хакта «Татарстан-24» телеканалында «Судебные решения» тапшыруында сөйләгәннәр.

Бу – ни өчен мөһим?

Кайвакыт, баласының тормышында катнашмаган әти-әниләр, дистә еллар узгач, үзләренең инде үсеп буй җиткән балаларыннан алимент таләп итәргә мөмкин. Әмма кеше ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән икән, аның мондый хокукы юк – ул юридик яктан әти-әни булып саналмый.

Хокуктан мәхрүм ителгән икән, димәк, әти түгел. Юридик яктан да, рухи яктан да.

Икенче тарих: 37 ел узгач, улыннан алимент таләп итә

Анатолийга 37 яшь. Ул 5 яшеннән бирле әнисе белән генә үскән, аерылганнан соң, хатын-кыз улын ялгызы тәрбияләгән. Әтисе хәмер белән мавыккан, алиментлар түләмәгән, 30 ел буенча улының тормышында нибары 5 мәртәбә барлыкка килеп алган.

Һәм менә – көтелмәгән борылыш: әнисе вафат булганнан соң, Анатолийга әтисе шалтырата һәм пенсиясе аз икәнен, II төркем инвалид булуын һәм закон буенча улының аңа алимент түләргә тиеш булуын әйтә.

Россия «Гаилә кодексы»ның 87 нче маддәсе буенча, балигъ булган эшкә яраклы балалар эшкә сәләтсез әти-әниләрен тәэмин итәргә тиеш.

Суд әле алда, әмма хокукларга карата сораулар бар инде. Анатолийга әтисенең үзен тәрбияләүдә катнашмавын дәлилләргә туры киләчәк. Моның өчен аңа шаһитлар күрсәтмәләрен җыярга, әтисенең алиментлар түләмәве турында суд приставлары хезмәтеннән архивларны күтәрергә кирәк була.

Судның нинди карар кабул итәчәге билгесез. Әмма, кешелек ягыннан караганда, дәгъва факты үзе сафсата һәм гаделсез булып тоела.

Шуңа күрә дә үзеңне баштан ук сакларга кирәк.

Әгәр Анатолийның әтисе үз вакытында ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән булса, бернинди дәгъва да булмас иде. Ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән кеше баласыннан үзен тәэмин итүне таләп итә алмый.

Нәрсәләрне белергә кирәк?

  • Алимент түләүдән явызларча баш тарту – ата-ана хокукларыннан мәхрүм итү өчен нигез була ала.
  • Ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән кеше соңыннан, үзен тәэмин итүен таләп итеп, баласын судка бирә алмый.
  • Тиешле гамәлләрне үз вакытында эшләмәсәң, еллар узгач, үз бурычларын үтәмәгән кешеләрдән көтелмәгән дәгъвалар булырга мөмкин.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар