Алимә Сафинаны Ринат Рәхмәтуллин ирле иткән!
“Син янымда”, “Урман күле”, “Сөйлә сереңне”, “Әниле йорт” җырлары аша таныш булган татар эстрадасы җырчысы Алимә Сафина кияүгә чыкты. Кияү егетенең каян булуы, туйның ничек узуы, кемнәрнең чакырылуы турында җырчы “Интертат”ка сөйләде.

“Иремнең исеме – Ризван, ул Самара өлкәсеннән. Минем кебек үк мишәр (Алимә тумышы белән Әлки районы Алпар авылыннан)”, - ди Алимә. Җырчы тормыш иптәше белән узган ел Ринат Рәхмәтуллин концертында танышкан. “Безне Булат Гыйләҗев исемле бик шәп алып баручы һәм җырчы таныштырды, кавыштырды. Ул – Ринат Рәхмәтуллинның алып баручысы, гастрольләргә дә мине нәкъ менә ул чакырды. Узган ел 8 декабрьдән бирле очрашып йөрдек. Аллага шөкер, без – бәхетле!” – ди Алимә.
Алимә белән Ризванны котлыйбыз, сәламәтлек һәм гаилә бәхете телибез!
