news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алимә Сафина авариягә эләккән

Татар эстрадасының яшь җырчысы Алимә Сафина юл һәлакәтенә юлыккан. Әлеге күңелсез хәл бүген берничә сәгать элек булган.

news_top
Алимә Сафина авариягә эләккән

“Лаеш районының Комлы Кавал авылыннан чыгарга торганда, ак төстәге “ундүртле” машинама хатын-кыз идарәсендәге Renault Duster машинасы бәрелде. Барысы да шулкадәр тиз һәм кинәт булды, аңламыйча да калдым. Нәкъ мин утырган яктан бәрелде. Үземә зыян килмәде, Аллага шөкер. Гөнаһ шомлыгына, бу юл чатында светофор эшләми”, - ди Алимә.

Җырчы сүзләренчә, авария ясаган хатын-кыз шундук үз гаебен таныган. “Ике сәгать көткәч, ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килде. Хәзер менә юл һәлакәтен теркибез”, - белдерде Алимә Сафина. Җырчының машина йөртү таныклыгы алганына 7 ел, руль артында исә 4 ел йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар