Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлилдәге юл-транспорт һәлакәте: җәяүле ханым үзен бәрдергән машина йөртүчене яклаган

news_top_970_100
Җәлилдәге юл-транспорт һәлакәте: җәяүле ханым үзен бәрдергән машина йөртүчене яклаган

Кичә социаль челтәрләрдә зур шау-шу тудырган видео таралды. Сарман районы Җәлил бистәсендә үз юлы белән тыныч кына баручы хатын-кызны зур тизлектә килгән машина бәрдерә. Видеода күренгәнчә, бер хатын-кыз юл читеннән бара. «Нива» машинасы зур тизлектә нәрсәгәдер бәрелә дә, идарәсен югалтып, хатын-кызның өстенә килә. Хатын кырыйга чыгып котылмакчы була, әмма машина нәкъ ул йөгергән якка борылып, аны бәрдерә, аннан баганага килеп төртелә.

Бу хәл Җәлил бистәсенең Җиңүнең 30 еллыгы урамында булган.

Зыян күргән ханым белән элемтәгә кергәч, ул безгә бу хакта сөйләргә теләмәде, шулай да «ВКонтакте» соцчелтәрендә «Типичный Джалиль» төркемендә бу хактагы хәбәр астындагы комментарийларны җавапсыз калдырмаган. Анда, йөртүче качкан икән, дип язалар. Хатын аны аклап язган.

«Юк, кызлар, водитель качмады. Ул машинасы туктау белән минем янга килде. Больницага алып төшәм, диде. Мин өйгә кайтып киттем. Менә шулай булды», – дип язган Сәвия Латыйфуллина исемле кеше.

«Гаепле кеше сезнең якка карамады да, үз машинасы янында барысын да күреп торган кеше килде», – дигәннәр.

«Зыян күргән ханым үзе янына кем килгәнен дә аңламаган, ахырысы. Гаепле шулай җәзасын алмыйча калырмы икәнни? Ә алга таба да шулай тротуарлар буенча очып, кешеләрне таптатса,ни булыр? Балалар да мәктәпкә берүзләре йөри бит, коточкыч...» – дип борчылучылар бар.

«Сәламәтлек сезгә! Алай да барыбер хастаханәгә барып тикшеренегез әле, баш мие селкенмәгәнме, органнарга зыян килмәгәнме – бәлки, беренче карашка гына күренмидер, җентекләп тикшерергә кирәк», – дип киңәш биреп язганнар.

«Мин дә шулай уйлыйм, шок халәтендә өйгә кайтып киткән, андый нәрсәләр эзсез узмый алар», – дип хуплаучылар бар.

«Руль артында адекват булмаган кеше утырганы күренеп тора», – дип язган берничә кеше.

«Җәлилдә анда машина йөртүчеләр үзләрен әллә кемгә куя! Тәккәберлек күгәрек «чепырка»ларда йөрүчеләрдә дә зур. Ләкин, гамәлләрегез белән, сез әйләнә-тирәдәгеләргә ихтирамсызлык кына күрсәтеп калмыйсыз, үзегезгә карата хөрмәтсезлек уятасыз», – дигәннәр.

«Бистәдә шулкадәр күп кеше таптатулар! Кем җавап бирер моның өчен? Ә сәламәтлекне кем кайтарыр? ДПС кайда? Полиция кайда? Тернәкләнергә насыйп булсын тизрәк! Машинаны тәртипсез йөртүчеләр тулысы белән җавап бирергә тиеш», – дип шелтәләп язганнар.

«Машина йөртүченең үзенең хәле дә начарланган булуы бар бит. Я аңын югалткандыр... Каян шундый нәтиҗәләр чыгарасыз? Сәбәпләрен белмичә хөкем чыгармагыз», – дип яклаучылар да бар.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100