Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене: «Хәлне сораган кешене еш кына синең хәлең кызыксындырмый»

news_top_970_100
Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене: «Хәлне сораган кешене еш кына синең хәлең кызыксындырмый»
Альбина Фазлыеваның шәхси архивыннан

Җәлил хәзрәт Фазлыевның килене – 4 бала әнисе, блогер Альбина Фазлыева социаль челтәрдәге сәхифәсендә еш кына гаилә тормышы, балалар, тәрбия турында уй-фикерләре белән уртаклаша. Бу юлы ул балаларга олыларның хәлен сорашырга өйрәтергә киңәш итә.

«Беркөнне улым бакчадан кайткач, хәлләрен сораштым. Ул минекен сорамагач, бераз уйга калдым. Балаларны хәл-әхвәл сорашырга өйрәтергә кирәк. Алар әти-әниләренең, әби-бабайларының, укытучыларның, дусларының хәлләрен сорарга өйрәнсә, күңелләрендә мәрхәмәтлелек, кешелеклелек сыйфатлары тәрбияләнер иде.

Аннары уйлап йөрдем дә, балалар гына түгел, олылар да чын күңелдән хәл сораша белми бит хәзер. Вакыт уза барган саен, «ничек хәлләр» дигән сорау мәгънәсен югалтып бара. «Исәнмесез» сүзе ничек автомат рәвештә әйтелсә, хәлләр сораштыру да кирәк булганга гына әйтелә.  Хәл-әхвәлне сораган кешене күп вакыт синең хәлең кызыксындырмый, шуң күрә җавабы да күнегелгән  кыска сүзләр белән әйтелә. Аннары я тизрәк йомышыңны сөйлисең,  я гомумән әңгәмә дәвам итми.

Ә бит бүгенге авыр заманда, йөрәктән йөрәккә үтәрлек итеп, «ни хәлең бар, сөйлә әле» дип әйтү бик кирәк. Тирә-яктагыларның сиңа карата битараф булмауларын белү ничек рәхәт, шулай бит?

Чын күңелдән хәл сорашу кешегә яхшы мөнәсәбәттә булуны, тәрбиялелекне күрсәтә. Ислам динендә дә, сезнең иң хәерлегез – ул матур холыклы, кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булганнарыгыз, диелә.

Әгәр дә без кешеләргә карата эчкерсез булсак, дөньяда яхшылык чәчәк атар иде. Бүгенге көндә бу мәсьәләне искә алып, үзебез дә хәл-әхвәл сорашырга өйрәнсәк, балаларга да үрнәк булыр идек. Гаилә тәрбиясе биргәндә, тормышка бу гадәтне кертеп җибәрергә кирәктер. Һәрберебез кешелекле буын тәрбияләр өчен әз генә өлеш кертсәк иде», – дип язган Альбина Фазлыева.

Социаль челтәрдә блогерны күзәтеп баручылар аның уй-фикерләре белән килешкән. Кайберләре, нәкъ ул белдергәнчә, балаларына хәлләрне белешергә өйрәткән. Балалар бакчасында да олыларның хәлен белешергә өйрәтүләре турында язганнар.

«Минем әбинең дәфтәре бар. Ул шунда хәлен белеп шалтыратучыларны, кереп хәлен белүчеләрне яза», – дип тә башкаларда кызыксыну уяткан берәү.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100