news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәлил хәзрәт Фазлыев: «Бер-береңне гафу итә алмыйча гаилә таркалса, бу – бик зур гөнаһ»

news_top

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев «Гаилә –әманәтме?» дигән темага багышланган очрашуда бер-береңне гафу итә алмауны Аллаһы Тәгалә сүзенә каршы баруга тиңләде.

«Җәннәт тә, тынычлык та, бәхет тә сабырларга бирелә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә: «Ачуыгызны эчкә алыгыз, бер-берегезне гафу итегез – Аллаһы Тәгалә каршында сөекле бәндәләрдән булырсыз», – дип әйтә. Бүген бер-берсе белән 3-5 ел очрашып, күршеп, йөреп өйләнешкән парлар тормыш иптәшенең кечкенә генә хатасын да гафу итә алмый. Бу мәхәббәт булмый бит инде? Нәфесен кайгыртып йөргән булып чыга.

Гафу итә белергә кирәк. Моның ачык мисалы – әти-әни белән бала. Баланың нинди генә ялгышуы булса да, әти-әни гафу итә. Аллаһы Тәгалә безне ярата һәм «мин сезне гафу итәрмен» ди. Гафу итеп кенә калмый, «тәүбә кылсагыз, гөнаһыгызны яхшылыкка алыштырырмын», ди.

«Мин аны бер кайчан да кичермим», – дип әйтүчеләр бар. Аллаһы Тәгалә гафу итә ала, ә син, «гафу итә алмыйм» дип, үзеңне Аллаһы Тәгаләдән дә өстен куясың. Ширекне әллә каян эзлисе юк. Бер-береңне гафу итә алмыйча гаиләң таркалган икән, бу – бик зур гөнаһ», – дип сөйләде ул яшьләргә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 16 июль 2025
    Исемсез
    Дорес, бик тэ дорес!
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар