Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәлил Фазлыев: «Безнең эш хәзер телдә генә калды, хәрәкәтләнә алмыйбыз»

Татарстанның баш казые, Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев «Бишенче Мәчкәрә укулары» төбәкара конференциясендәге чыгышында халык саны кимү, катнаш никах һәм бала тәрбиясе турында фикерләре белән уртаклашты.

news_top_970_100
Җәлил Фазлыев: «Безнең эш хәзер телдә генә калды, хәрәкәтләнә алмыйбыз»
Абдул Фархан

Рухи тәрбия үзәкләре ачылу безне сөендерә. Әмма һәр милләт үзенең киләчәге турында уйларга тиеш. Тәрбияне яшьләргә тапшырыр өчен, яшьләрнең үзләре белән эшләү кирәк.

Туу коэффициенты дигән әйбер бар. Халык яшәсен өчен, ул 2,1 булырга тиеш. Владимир Путинның мөрәҗәгате вакытында игътибар иткәнсездер: 1943 елда туу коэффициенты 1,43 булган. 2021 елда – 1,3. Егерме ел үткән саен халык саны ике тапкыр кими, дигән сүз.

50 процентка якын бала катнаш никахта туган. Бу – 20 ел үткән саен татар халкының балалары дүрт тапкыр кими дигән сүз. Катнаш никах аркасында Төркиядә бөтен грек кызларыннан төрек ясап бетерделәр, ә бездә татар кызлары яки татар егетләреннән рус баласы туа. Ул безнең санны киметә. «Нәселне саклау» дигәндә бала үзенең телен, динен, милләтен, нәселен белеп, горурланып үсәргә, үз халкына тартылырга тиеш.

Элек гаилә саен 5-6 бала булган!

1998 елда Балтач районында 5-9 нчы сыйныфларга дин буенча дәресләр бирә башладык. Шушы сыйныфларда барлыгы 3500 бала бар иде. Без аларга рәсемле намаз уку кагыйдәләре китабын кайтарттык. Бу дәресләрне үткәрүнең кирәге бармы дип, анкетлаштыру да уздырдылар. 3500 баланың 88 проценты «кирәк» дип җавап бирде. Ә узган ел Балтач районында 5-9 нчы сыйныфтан 1700 бала иде. 20 ел үткән, нинди темплар белән кимеп барабыз!

Китаплар да чыга, программалар да төзелә, дини тәрбия үзәкләре дә ачыла. Гаиләләрендә 5-6 бала тәрбияләп үстергән хәзрәтләребез дә бармак белән санарлык. Бу проблемага да игътибар бирсәк иде. 

Мәктәпне тәмамлаган балалар авылдан китә. Авылда яшәр өчен бөтен шартлар булса да, ике гаиләгә уртача бер бала туры килә. Без үскәндә, урамыбызда 17 йортка 52 бала бар иде. Бүген дә 17 йортка – 10 бала...

Көнбатыш, дибез. Көнбатышта гаилә институты юк. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Һәр бала үз ризыгы белән туа», – ди. Бер журналист: «Мәктәптә укытырга һ.б. чыгымнары күп», – ди. Син дингә ышанасыңмы, дигәнгә: «Ышанам. Намаз укыйм», – ди. Син бит әле генә, Аллаһы Тәгалә өченче балага ризык бирми, дип игълан иттең, дим. Без барыбыз да иманлы, дин көчәя, мәчетләребез арта, дибез, балалар артмый бит!

Безнең ил, шул исәптән татар халкы да, бала төшерү статистикасыннан калышмый – дөньяда беренче урында тора. Көн саен 11 мең баланың җаны кыела. Без, намазлык өстендә утырып, киленнәр өченче яки дүртенчегә балага узарга уйласа, «алып кайтма», дибез. Намаз укучылар кызларга шундый «акыллы» киңәшләр бирә.

Җанны сакларга кирәк. Җанны саклар өчен, хәрәмнән тыелырга кирәк. Хәрәмнән тыелыр өчен, кешедә ихтыяр көче булырга тиеш. Ихтыяр көче булсын өчен, «бисмилла» дип әйтеп, уң кул белән хәләл ризык ашарга кирәк.

Динебезне халыкка җиткергәндә, аят-хәдис ятлату белән генә чикләнмик, гаилә кыйммәтләрен дә аңлатыйк: кызларыбызны әни булырга, егетләребезне әти булырга әзерләмибез. Егет бит әти булырга, гаиләсен алып барырга тиеш. Моны өйдә дә өйрәтмәсәк, мәдрәсәдә өйрәтүче булмас.

Халык халык булып калсын өчен иң элек динне сакларга кирәк, ди галимнәр. Динсез яшәп карадык, тарих динсез яшәп булмаганны күрсәтте. Динне саклар өчен мәчет-мәдрәсәләр, рухи үзәкләр кирәк. Алар бар. Әмма дин мәнфәгатен үз мәнфәгатеннән өстен куйган кадрлар, хәзрәтләр кирәк. Хәзрәтләр дин мәнфәгатен үз мәнфәгатеннән өстен куя алмаса, рухи үзәкләр дә, мәчетләр дә бер бина булып кына кала.

Бу әйберләрне борчылганга сөйлим, безнең эш телдә генә калды инде хәзер, хәрәкәтләнә алмыйбыз. Яшьләрнең колагына кермәсме, дип әйтүем.

Һөнәр дибез. Бала мал янына да чыкмый, бакчада да эшләми. Хәтта мәктәптә дә балага идән юдырырга, тузан сөрттерергә ярамый икән. Ул нинди законнардыр – белмим. Һөнәрсез бала яши алмый бит инде ул, бигрәк тә авыл җирендә. Кибеткә бара ул, диләр. Хикмәт анда түгел бит. Балаң утырткан орлыкның тишелеп чыкканын, үскәнен, җимеш биргәнен күреп, шуңа сөенергә тиеш. Һөнәрле булырга, җирне яратырга кирәк. Гаиләләребездә дә, өебездә дә, бакчабызда да тәртип булсын иде. Алай булмаса, без урамга чыгып вәгазь сөйләгәннән, авыл халкы бездән көлеп кенә утырачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100