news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Алиһәгә тиң – Алинә! Сания Әхмәтҗанова Алинә Заһитовага багышлап шигырь язган

Алиһәгә тиң – Алинә! Сания Әхмәтҗанова Алинә Заһитовага багышлап шигырь язган

news_top
Алиһәгә тиң – Алинә! Сания Әхмәтҗанова Алинә Заһитовага багышлап шигырь язган

Шагыйрә Сания Әхмәтҗанова Япониянең Сайтама шәһәрендә узган фигуралы шуу буенча Дөнья чемпионатында алтын медаль яулаган Алинә Заһитовага багышлап шигырь язган. 

Алинә-шаһинә 

Сания Әхмәтҗанова

Боз бәгырен телеп ала тимераяк
Үткен кыры белән... Уч-уч йолдыз чәчри җанга.
Татар каны горур бии көй кылында,
Йотып тыны белән... Җиһан тына, калып таңга.

Бер тартыла күк катына җан, бер чүгә
Гүя сират кичә... Могҗиза син, син – шаһинә!
Гөлләр сибеп боз келәмгә чигү чигә,
Чәнчеп чәмчә-чәмчә,
Алиһәгә тиң – Алинә!

Без бар әле, бар! Азсынма бу кызларны –
Милләт сүнә димә...
Шөһрәт яулый адым-адым,
Ил Анабыз үз кызы дип зурлаганда,
Безнең кыз Алинә
Күккә чөя татар данын.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар