news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Алгы тәпиләренә таянып сөйрәлеп кенә йөри». Чаллыда атып яраланган эт параличланган

news_top
«Алгы тәпиләренә таянып сөйрәлеп кенә йөри». Чаллыда атып яраланган эт параличланган
видеодан скриншот

Чаллыда билгесез ир-ат сукбай эткә пневматик коралдан аткан, хәзер ул йөри алмый. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Атып яралагач, этнең арткы тәпиләре параличланган. Бу турыда шаһитлар социаль челтәрләрдә яза.

Яраланган этне узып баручылар тапкан, ул гаражлар янында ята, янында тагын ике эт үләксәсе була. Атудан соң параличланган эт, алгы тәпиләренә таянып, сөйрәлеп кенә йөри.

«Азира» хәйрия фонды волонтерлары этне үзләренә алган, аңа Зара дип кушамат биргәннәр. Якын арада эткә операция ясарга җыеналар, хәзер акча җыялар, диелә хәбәрдә.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар