Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алга таба бардым да бардым». Ун яшьлек малай дүрт көн урманда адашып йөргән

Җәйге киемнән генә йөрергә чыгып киткән баланы волонтерлар һәм полиция эзләнгән.

news_top_970_100
«Алга таба бардым да бардым». Ун яшьлек малай дүрт көн урманда адашып йөргән
https://pixabay.com

Прикамье өлкәсендә Лель бистәсендә югалган ун яшьлек Костяны дүрт тәүлек буена полиция, янгын сүндерү хезмәткәрләре, урманчылар һәм волонтерлар эзләде. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Костя велосипедта йөрергә урамга чыгып китә. Аннар ул өенә кайтырга җыена, ләкин кайтып җитә алмый. Әти-әнисе борчыла башлый һәм баланы эзләргә керешәләр. Таба алмагач, полициягә мөрәҗәгать итәләр.

Иртә белән Лель бистәсеннән берничә километр ераклыкта урманда Костяның велосипеды табыла. Велосипедның чылбыры ычкынган, Костя аны ташлап калдырган. Бу урында аю эзләре дә бик күп була. Эзләүчеләр куркуга кала. Яз көне тайгада кыргый ерткычлар аеруча куркыныч була. Өстәвенә, төнлә белән кырау да төшә. Ә Костяның өстендә футболка һәм шорты гына була.

Баланы 300ләп кеше эзли. Росгвардиячеләр, коткаручылар да кушыла. Бала югалган урын бик катлаулы — әйләнә-тирәдә тайга, сазлыклар, чытырманлык. Костяны вертолет, беспилотниклар эзли. Волонтерлар елга төбен дә тикшерергә җыена.

Прикамье башлыгы Дмитрий Махонин да эзләү эшен контрольдә тота. Өлкә хакимияте ярдәмгә әзер тора.

6 июньдә кичке якта Югары Будым бистәсе янында малай үзе юлга килеп чыга. Бу авыл малай яши торган Лель бистәсеннән 40 км ераклыкта була. Костяны рейс автобусын йөртүче күреп ала һәм утыртып алып кайта.

«Мин курыктым, алга таба бардым да бардым», — дип сөйли Костя.

Костя иптәшләре белән Лель елгасы буенда уйнап йөргән. Аннары балалар таралышкан. Костяның велосипеды ватылган, шуннан соң ул адашкан, дип язды «КП».

Эзләүчеләр Костяны 40 км ераклыкка кадәр китеп барыр дип башларына да китермәгән. Тирә-юньдә урман-чытырман булгач, аюлар да йөргәч, шикләнгәннәр инде. 

«Костя беркайчан да үзе генә урманда йөргәне юк иде», — дип аның апасы Светлана. 

Костя урманда йөрүе турында үзе сөйли. «Мин мүкләр белән капланып йокладым», — ди ул.

Баланы табиблар караган, аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Тикшерүчеләр җинаять эше ачкан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100