Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алга» батальоны имамы яу кыры турында: «Җиргә сеңәсең, көтәсең. Йөгерүнең мәгънәсе юк»

Татарстанның «Алга» батальоны имамының Казан шифаханәләренең берсендә тернәкләндерү курсы тәмамлана. Ул җитди яраланып кайткан – күкрәген, үпкәләре, аякларын кыйпылчыклар тишкәләп бетергән. Руслан Агмалов җәрәхәтләрен Херсон өлкәсендә безнең гаскәрләрне дошман миномет утына тоткан вакытта алган. Хәрби имам үз подразделениесенә кире кайтырга җыена.

news_top_970_100
«Алга» батальоны имамы яу кыры турында: «Җиргә сеңәсең, көтәсең. Йөгерүнең мәгънәсе юк»
Руслан Агмалов архивыннан

Махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәттә булган Татарстан егетләренә безнең ничек ярдәм итә алуыбыз турында хәрби имам Руслан Агмалов «Казанские ведомости» корреспондентына сөйләгән.

Курку һәм шатлык турында

Казаннан яу кырына хәрби имам булып киткән Руслан Агмаловка 42 яшь. Хәрби хәрәкәтләр зонасына китәр алдыннан ул мәчеттә хезмәт иткән, яраткан эше – автомобильләр белән шөгыльләнгән һәм җитди рәвештә япон сугыш сәнгате белән мавыккан. Руслан хәзрәт балаларны да япон сугыш сәнгатенә өйрәткән, аның командалары ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган. Аның тормышын Украинада махсус хәрби операция төптән үзгәртә.

Ул үзе өчен иң мөһим карар – үзебезнең егетләргә анда ярдәм итү һәм Ватан алдындагы бурычын кайтару турында карар кыла.

Мин үз теләгем белән хәрби хезмәткә алынырга һәм фронтка китәргә булдым. Татарстанда үз теләге белән хәрби хезмәткә алынучылар өчен «Алга» һәм «Тимер» дип аталган батальоннар формалаштырулары турында белгәч, нәкъ менә шундый подразделениегә барырга ниятләдем. Китәр алдыннан 2 көн кала, миңа Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтеннән шалтыратып, «Алга» батальонында хәрби имам булырга тәкъдим иттеләр. Мин риза булдым, – дип сөйли үз тарихын Руслан.

Сугыш позицияләрендәге беренче көннәрдә нәрсә истә калды?

Безнең фронт авиациясе белән беренче очрашудан алган хис-тойгылар истә калды. Син позициядә торасың, ә синең артыңда колак тондырырлык тавыш белән өч авыр куркыныч вертолет – ике «Аллигатор» һәм транспортник күтәрелә. Алар бик түбән очтылар, безнең баш өстендә диярлек, бик тиз генә күренмәслек булып югалдылар. Аларның тавышында гаҗәеп көч һәм куәт бар иде! Бу – шундый хисләр дулкыны, хәтта каз тәннәре чыкты. Безнекеләр! Бу мизгелдә һәркем иң мөһим нәрсәне сизде: безнең артыбызда – бик зур һәм көчле ил. Һәм без – аның бер өлеше. Бу мизгелдә барысы бергә кушылды – горурлык, шатлык, көч, ышаныч.

Тагын бер көчле тәэсир безнең позицияләр өстеннән безнең истребитель очып узганнан соң истә калды. Алар да шулай ук, дошман абайлап алмасын өчен, бик аста очалар. Һәм менә – әйләнә-тирәдә бөтен нәрсә дерелди, калтырый, аңлатып бетергесез тавыш. Ул да безнең баш очыннан ук оча. Истребитель борылыш маневрын ясый, һәм бу вакытта ул нәкъ безгә таба оча кебек! Бик көчле тәэсирләр. Канатларында кызыл йолдызлы һәм үтерә алучы ут чәчә торган сугыш машинасы дошманга якынлашканда, дошманның нинди хисләр кичерүен күз алдыма китерәм.

Атыш вакытында сугышчы нәрсә хис итә? Махсус хәрби операция зонасыннан кайтучылар, минаның төшү урынын аның тавышы буенча чамалап була, дип сөйли. Кайсының килеп җиткәне, кайсының узып киткәне аңлашыла, диләр…

Әлбәттә, гражданкадан килгән һәр нормаль кеше башта снаряд шартлау тавышыннан курка. Гади тормышта да кеше шунда ук бик каты куркыр иде. Әлбәттә, кая да булса яшеренергә тырышыр иде. Ә позициядә кая барасың инде?!

Артиллерия безнең яктан эшләгәндә, алардан чыккан шартлау тавышларын ишетәсең. Кайчагында безнең снаряд очып чыгып киткән вакытта ук дошман снарядының да очып китүен ишетәсең. Башта ерактарак ишетелә, гөрелтәү тавышы якынлаша, һәм шул вакытта катып каласың. Тын каласың, җиргә сеңәсең һәм көтәсең: дошман снаряды кая төшәчәк? Шул ук вакытта каядыр йөгерүнең мәгънәсе юк. Нинди очракта да җитешмәячәксең. Бәлки, син нәкъ менә шартлау урынына йөгерәсеңдер – монда алдан белмисең инде. Котың алынып ятасың һәм кайдадыр шартлавын көтәсең.

Ә болай, тыныч вакытта һәм канонада булмаганда, күккә карыйсың – ул бик матур! Бигрәк тә төнлә. Йолдызлар бик якты! Планетарийдагы кебек. Безнең үзебездә мондый күкне күргән булмады.

Догалар турында

Руслан хәзрәт, сез шундый җитди җәрәхәтләр алгансыз. Шуңа да карамастан, дәваланганнан соң сафка басарга, «Алга» батальонына кире кайтырга уйлыйсыз. Нигә?

Кораллы көчләрдә хәрби хезмәткә кире кайтырга рөхсәтне, дәвалау тәмамланганнан соң һәм табиблар физик хәлем турында нәтиҗә ясаганнан соң, хәрби-табиб комиссиясе бирәчәк. Аларның карарлары уңай булыр, дип ышанам. Әйе, безгә аткан вакытта, мин утырган машинага кырыйда шартлаган мина кыйпылчыклары эләкте. Аягым яраланды, битемә һәм күземә эләкте, кыйпылчыклар күкрәкне тишкән һәм үпкәгә эләккәннәр, кабыргалар да сынган.

Әмма мине кыр имамы вазифасыннан беркем дә алмады бит, хезмәтемне дәвам итү – минем бурыч. Өстәвенә, минем рухи яктан гына түгел, хәрби белгечлегем белән дә файдалы буласым килә. Мин хәрби техника йөртүчесе – ягулык заправщигы, бик кирәкле эш белән шөгыльләнәм: үз подразделениемә солярка, дизель ягулыгы китерәм. Әлбәттә, үзебезнең егетләребез янына, фронттагы дусларыма, безнең «Алга» батальонына әйләнеп кайтасым килә. Нигә? Махсус хәрби операция бетмәде бит әле.

Бөек Ватан сугышы вакытында чыккан һәм соңрак киң таралган афоризм бар – «Окопларда атеистлар булмый». Аны хәзерге махсус операциягә дә бәйләп әйтеп буламы?

Нәкъ шулай! Мәсәлән, мин анда Аллаһка ышанмый торган бер генә кешене дә очратмадым.

Махсус операция шартларында бергәләшеп намаз уку мөмкинлеге бармы?

Әйе. Әйтик, мин яраланган көн ул нәкъ менә җомга иде. Безгә ату башланганчы, без мөселман өчен мәҗбүри булган җомга намазына бөтенебез җыелдык. Егетләр белән посадкага киттек, агачлар астында маскировка ясадык һәм күмәк дога кылдык.

Үзебезнекеләр һәм чит кешеләр турында

Херсон өлкәсендә яшәүчеләр белән аралашырга туры килдеме? Без алар өчен кемнәр: үзебезнекеләрме, руслармы, башка ил солдатларымы, сак булырга кирәк булган чит кешеләрме?

Кешеләр безне тискәре кабул иткән очраклар турында ишеттем. Тик безнең подразделение мондый күренеш белән очрашмады, безгә карата начар мөнәсәбәт булмады. Херсонщинада яшәүчеләр безгә әйбәт мөнәсәбәттә, аралашалар, сөйләшәләр, барысын да яхшы аңлыйлар. Монда шундый кызыклы момент бар. Шул ук вакытта балаларга игътибар итәргә кирәк. Аларның кайвакыт олыларга хас булган икейөзлелеге юк. Мин балалар тренеры булганлыктан, балаларның психологиясен яхшы аңлыйм. Мин баланың алдавы шунда ук күренүен беләм.

Балалар икейөзле була алмый һәм ялганлый белми, һәм алар моны эшләргә тырышканда, ул сизелә. Херсон балалары да безнең янга киләләр, исәнләшәләр, үзләренең ризыкларын, бакчаларыннан җиләк-җимешләрен тәкъдим итәләр. Без дә аларны, җавап итеп, сыйлыйбыз. Алар елмаялар – һәм без аларга елмаябыз. Шуңа күрә анда безгә мөнәсәбәт яхшы.

Безнең ярдәм турында

Безнең хәрбиләребезгә тапшыру өчен үзегез белән нәрсә дә булса алып барачаксызмы?

Һичшиксез. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтеннән гуманитар йөк әзерлибез. Татарстан халкына махсус хәрби операция зонасындагы безнең егетләргә ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт! Туганнар, дуслар, танышлар – барысы да: «Нәрсә кирәк? Ничек булышыйк?» – дип сорап тора. Безнең республикадан хәрби хезмәткә үз ихтыярлары белән киткән егетләргә ярдәм итәргә теләүчеләр бик күп.

Руслан хәзрәт, бәлки, сезнең укучыларга, республика халкына әйтер сүзләрегез бардыр?

Безнең өчен борчылмасыннар. Борчылулар йөрәкне генә телгәли. Безнең өчен догада булыгыз! Сез үз догаларыгыз белән безгә ярдәм итәсез. Ә без җиңү белән кайтырбыз!

 

Владимир Дынник

Алёна Низамова тәҗемәсе

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100