«Алга» батальоны имамы алгы сафта: «Безгә каршы ялланган хәрбиләр генә сугыша»
«Алга» батальоныннан, яраланып, нибары берничә көнгә Казанга хәрби имам кайтты. «Татар-информ»га аның белән күрешеп, хәрби тәҗрибәсе дә булмаган килеш ни өчен сугышка барырга карар кылуы, ничек яралануы, хәрби хәрәкәт барган зонадагы хәлләр хакында сөйләшергә мөмкинлек туды.
Имам ярдәмчесе булган Руслан, әле җәй көне үк, үз теләге белән «Алга» батальонына китүчеләрне Казаннан озатканда ук танылырга өлгергән иде. Ул вакытта журналистларга үзе турында ул бик аз сөйләде, сорауларга кыска гына җаваплар бирде. Аның турында билгеле булган бердәнбер факт: Руслан хәрби хезмәттә булмаган, Украинадагы махсус хәрби операциягә йөрәге кушканга күрә катнашырга теләк белдергән.
«Иң мөһиме – анда үзебезнең егетләргә терәк булу һәм Ватан алдындагы бурычны кайтару», – дигән иде ул журналистларга, хәрби өйрәнүләргә китәр алдыннан.
3 ай үтүгә, хәрби хәзрәт белән күзгә-күз карап сөйләшү насыйп булды. Ярчык тиеп яраланып, Руслан берничә атна реабилитациядә булган һәм бик азга гына Казанга – гаиләсе, туганнары һәм якыннары белән күрешергә кайткан.
«Хәрби полигонда нәкъ сугыштагы кебек иде»
Имам ярдәмчесе Русланга 42 яшь. Хәрби хәрәкәт зонасына киткәнче, ул мәчеттә хезмәт куйган, үзенең автобизнесы булган һәм, җитди рәвештә, спортның япон сугыш сәнгате төре белән шөгыльләнгән. Балаларны да шөгыльләндергән, аның командасы төрле ярышларда катнашып, призлы урыннар яулаган.
Украинада махсус хәрби операция башлангач, Руслан үзенең читтә кала алмасын аңлый, үз теләге белән шунда китәргә карар кыла. Хәтта үзенең бернинди хәрби тәҗрибәсе булмауга карамастан.
«Мин баштан ук, иреклеләр сафына эләгеп, фронтка барырга уйлаган идем. Үзебездә «Алга» батальоны булдырылуын белгәнче үк, үз теләгем белән, Гудермес аша китәргә ниятләгән идем. Хәтта билетлар да алынган иде инде. Очарга 2 көн кала миңа мөфтияттән шалтыратып, «Алга»ның хәрби имамы булырга тәкъдим иттеләр. Мин ризалаштым», – ди Руслан.
Аның фронтка китәргә җыенуын якыннары китәр көн җиткәндә генә беләләр. Әлбәттә, әти-әнисе бик борчыла. Улларының карары нык икәнен, бернинди үгетләүләр белән дә юлдан туктата алмаячакларын аңлагач, сыктап булса да, ризалашалар. Синең өчен догада булырбыз, дип фатихаларын бирәләр.
Батальон иреклеләре хәрби өйрәнүне Оренбург өлкәсенең Тоцкий авылында урнашкан полигонда үтә. Ай ярым дәвамында хәрби күнегүләр бара: атарга, граната ыргытырга өйрәнәләр, хәрби техниканы, хәрби хәрәкәт зонасында кирәк булачак күнекмәләрне үзләштерәләр.
«Җәйге челлә вакыты иде әле. Өстебездә тулысынча хәрби форма, бронежилет, каска. Кулларга автомат тотып, полигонга бардык. Барысы да чын сугыш кырындагы кебек иде. Сугыш алып бару тактикаларына, теге я бу ситуациядә үзеңне ничек тотарга өйрәттеләр. Мин башта медвзводка эләктем, беренче ярдәм күрсәтергә, сугыш кырыннан яралыларны алып чыгарга, эвакуацияләргә өйрәттеләр. Полигонда шартлар бик кырыс иде, кайбер ир-атлар хәтта ташлап китте. Коралларын калдыралар да китеп баралар иде», – дип сөйли хәзрәт.
«Яралангач, туган җир, якыннарым турындагы уйлар һәм Аллаһка ышаныч кына исән калырга ярдәм итте»
Махсус операция зонасына имам ярдәмчесе машина йөртүче-заправщик буларак китә. Эшелон белән 4 көн баралар. Башта Джанкойга юл тоталар, анда хәрби комплектлар һәм кораллар алгач, чикне чыгып, Яңа Каховка кичүенә җитәләр, аны Пермь батальоны һәм танкчылары белән бергә кичәләр. Шунда туктап, окоп казып, блиндаж ясап урнашалар.
Руслан җомга намазыннан соң яралана. Алгы сафка киткән чагы була, анда намазын укып алгач, солдатларга ашарга-эчәргә таратырга һәм кире кайтырга тиеш була. Әмма өлгерми... Ашарга илткән соңгы пунктта машинасы белән миномет уты астына эләгә. Миналарның берсе Руслан утырган пассажир ягына туры килә.
«Мин контузия алганмын, башымда томан икәнен генә хәтерлим... Колаклар чыңлый, авыз тулы ком, тирә-якта шау-шу, берни аңлашылмый. Бөтеләй хәл юк, тын җитми башлады. Үземне капшаштырып чыктым, аяк-куллар йөри кебек, бар җирдә тәртип шикелле», – дип искә төшерә хәрби имам үзенең шул беренче минутларын.
Машина тәрәзәсе ватыклары Русланның аякларын, кулларын яралаган, күкрәге аша үтеп, үпкәсен тишеп чыккан була. Вакытның минутлар белән үлчәнүен, мыштырдарга ярамаганын тиз аңлап, хәзрәт якындагы посадкага килә. Анда аңа беренче ярдәм күрсәтелә, Берислав шәһәренә госпитальгә озатыла. Операция ясыйлар. Алга таба – 4 көн Симферополь госпиталендә реанимация һәм берничә атна Волгоградта реабилитация. Руслан үзенә исән калырга туганнары, якыннары һәм туган җир турындагы уйлар, һәм әлбәттә, Аллаһка ышану ярдәм иткән, дип саный.
«Ватанны саклау – безнең изге бурыч»
«Безгә каршы бөтен Көнбатыш сугыша. Фронтта украиннар калмаган диярлек, анда барысы да – ялланган сугышчылар: гарәпләр, инглизләр, аеруча поляклар күп» – дип сөйли Руслан сугыш турында.
Украина сугышчыларының Донбасста кылган ерткычлыклары турында хәрби имам үзе белән бергә хезмәт иткән егетләр һәм разведчиклар сөйләве аша белә. Фронтка эләккән һәр кеше тормышка карашын тамырдан үзгәртә – әгәр безнең ил үз вакытында хәрбиләрне кертмәгән булса, НАТО безгә кадәр килеп җиткән булыр иде, дип саный әңгәмәдәшебез.
«Безнең җиребездә фашизм эзе кабат таралырга, булырга тиеш түгел, без аңа юл куя алмыйбыз. Көнбатышның максаты бер генә: Россияне һәм безне юкка чыгару. Украина безнең белән сугышка әзерләнгән. Аларны озак еллар әзерләгәннәр. Донбасс кешеләре белән мин әле теге вакытта – 2014 елда ук аралашкан идем. Аларның сөйләгәннәрен күз алдына да китереп булмый. Ә хәзер безнең әсирлеккә төшкән солдатлар белән ниләр генә кыланмый Украина хәрбиләре! Аларны тәмам кешелектән чыгаралар. Шуның белән безне куркытабыз, дип уйлыйлар», – дип нәфрәтләнә хәзрәт.
Донбасстагы җирле халык Россия хәрбиләрен коткаручылар буларак каршы алды. Руслан әйтүенчә, алар барысы да тизрәк сугыш бетүен көтә һәм безнең солдатлар илгә күптән көтелгән җиңү һәм тынычлык алып килер, дип өметләнә.
«Андагы халыкның беркайчан да безне сүккәне, каргаганы булмады. Киресенчә, әзерләнеп көтеп алалар. Референдум вакытында үзем дә шунда булдым, кешеләрнең Россия составына керергә теләп тавыш бирүләрен үз күзләрем белән күрдем. Без эшелон белән Украинага барганда, юлда очраган кешеләр сәламләп кул болгый, безгә җылы сүзләр әйтәләр. Ул безнең сугышчан рухны шундук арттыра, күтәреп җибәрә иде», – дип сөйли имам ярдәмчесе.
Яраланып, реабилитациядә үткәргән берничә атнадан соң, Руслан тиздән кабат фронтка китәчәк. Күңелдә курку бар, ди хәзрәт, әмма Ваттаны саклау – һәр сугышчының изге бурычы. Якыннарына ул «исән-сау кайтачакмын» дип вәгъдә биргән. Иң мөһиме, минем өчен догада булсыннар, ди. Ә алгы сафта якыннарыңның таяныч булуы сугышчан рухны күтәрә, дошманга каршы көрәштә көч бирә.