Альфред Якшимбетов: «Монысы нәкъ менә Салават абыеңа дип язмыйм бит мин!»
«Нинди җыр язсаң да, ул җырны халык кеше итә. Монда барысыннан да: шагыйрьдән, композитор, һәм иң төп – җырчыдан тора. Әмма ахыргы этап – халык».
«Татарстан-24» каналында турыдан-туры эфирда баручы «Мәдәни агарту» тапшыруының 2023 елның 7 декабрь чыгарылышы кунагы – Татарстанның халык һәм Башкортстанның атказанган артисты, композитор, баянчы Альфред Якшимбетов. «Халык күңелен яулаган моң» дип аталган әлеге чыгарылышның алып баручысы Гөлүсә Сөнгатуллина белән әңгәмәнең текст версиясен тәкъдим итәбез.
– Хитка әйләнсен өчен җыр нинди булырга тиеш?
– Җыр, беренчедән, халыкка үтеп керергә тиеш. Без бит инде халык өчен, кеше тыңласын дип эшлибез. Җыр кайчан хит була, дигәнгә, мин болай дип әйтер идем: кеше эшләгәндә, кунакта, я машинада барганда синең җырыңны ишетеп, колагына элеп, җырлап йөрсә, димәк, халыкка әкрен генә керә, дип уйлыйсың. Һәрбер җырым хит булсын иде, дип әйтүем шуннан: җыр бит ул яңа бала туган сыман. Һәр баланың язмышы матур булсын дип тырыша ата-ана. Җыр да шулай: шагыйрь белән композиторның теләге шул.
– Соңгы елларда композиторлар бер шагыйрь белән эшли башлый да, үзенә күрә бер тандем барлыкка килә. Ә менә сезнең иҗатыгыз турында сөйләгәндә, төрлелек күзәтелә.
– Һәр кешенең үз «фишкасы» бар бит. Кемдер, бәлки, бер кеше белән генә эшләве җайлы, дип табадыр. Мин – юк, мин, киресенчә, төрле кеше белән эшләргә тырышам. Чөнки шагыйрь үзенең яңалыгын, үзенең «фишкаларын» кертә. Шул миңа кызык – бу кеше ничек карый икән дөньяга, дим. Шигырьләре ошаса, язам. Мәсәлән, аерылган парлар турында булса, үзеңне шул хәлгә куясың. Шатлыклы җыр булса – шул хәлгә. Әниләр турында, туган як... Төрле темага язарга кирәк. Һәр кешенең, һәрбер шагыйрьнең карашын белергә яратам мин
– Димәк, сез һәрбер шагыйрьгә ачык?
– Ачык.
– Сезнең бик күп җырларыгызны Салават абый башкара. Аңа җырлар язу ничегрәк? Ул бик таләпчәндер.
– Монысы нәкъ менә Салават абыеңа, дип язмыйм бит мин! Җырны язам да – аны беләм бит, туры килердәйләрен тәкъдим итәм. Ул һәрберсен алмый. Тыңлап карый, үзенә ошаганын сайлап ала.
Кайчакта җырчыларга заказ буенча язган бар. «Альфред абый, менә шушы шигырьгә миңа язып бир әле», – дигән вакытлар да була. Ә болай... шигырь ошый икән, өйдә утырганда, вакытым булганда, язарга тырышам мин. Ә җырчылар үзләре сайлап ала.
– Җыр туу – бик сихри мизгелдер. Һәрбер җырның үзенә күрә кызыклы тарихы да була торгандыр. Нинди кызыклы вакыйгалар булганы бар шушы процесс вакытында?
– Җыр язганда, мин аерым үзем генә утырып язарга яратам. Хатынга да бер әйттем әле: «Наилә, бу песине алып чыгып кит әле, комачаулый миңа», – дим. Өйдә беркем юк, шул песи генә йөри, фикерне боза да куя. Тавыш-тыны да юк, ләкин миңа комачаулый ул. Үзем генә утырсам, фикер туа минем.
– Иң уңышлы җырларыгызның берсе – «Юк, юк» җыры. Аның көе дә, сүзләре дә, аңа төшерелгән клип та аерым бер игътибарга лаек. Әлеге җырыгыз ничек язылды?
– Ул җырның, ничек кенә сәер тоелмасын, башта көе язылды. Шигырьгә карап җыр язасың бит инде күбрәк. Бу, нишләптер, башта язылды, ә сүзе юк. Мин, «Юк, юк!» дигән сүзе булсын иде, дип, Ләйлә Дәүләтовага бардым. Мин әйтәм – теләгем шундый, мәхәббәт турында яз, шушы форматка туры китереп, дидем. Җыр шулай туды. Нәкъ менә мин әйткән урында «Юк, юк!» дип куйган ул. Һәм ул – менә дигән җыр. Салават аны җиренә җиткереп җырлый.
– Әлеге сезонда да тамашачылар бу җырыгызны ишетә алды.
– Әйе, кабатлап җырлыйбыз аны. Ул җырга бит инде 15-17 еллап вакыт узгандыр, быел кабатлап җырладык.
– Бездә иҗат ителгән җырлар бихисап, яңалары да туып тора. Бер-берсенә бик охшаган көйләр очрый башлады. Бу хәлне ничек булдырмаска икән?
– Булдырмаска дип… Язган кешенең кулына-авызына сугып булмый бит инде. Килеп чыгадыр инде ул андый хаталар да. Бәлки, урлыйлардыр да... Тотылмаган карак түгел, диләр бит. Әлеге дә баягы, нинди җыр язсаң да, ул җырны халык кеше итә. Монда барысыннан да: шигырь язучыдан, композитордан, аранжировкалаучыдан, клип төшерүчедән һәм иң мөһиме – җырчыдан тора. Әмма ахыргы этап – халык кабул итәме аны, юкмы? Җырның алга таба язмышын шул хәл итә.
Минем бик күп кенә ишеткәнем бар: Чиләбе өлкәсенә бардык, Курган өлкәсенә бардык, 1600 дә ничәнче елда чыккан җырны таптык, дип җырлаганнарын. Бер яктан, тарихи җырларны табып чыгару – әйбәттер инде ул. Икенче яктан, уйлап-уйлап карыйм да, электән дә җыр язучылар бик күп булгандыр инде. Ләкин төшеп калган бит инде алар. Ни өчен әйтәм: халыкка үткәне бит үтеп кала. Ә җырлар бик күп. Меңәрләгән җыр! Аның үтмәгәне төшеп кала.
Минем дә җырлар төшеп калып бара. Бөтен кешенеке дә шулай... Ләкин халыкка үткәне кереп кала. Гасырлар буе җырлана андыйлары. Шул ук «Шахта» җыры... Аны бит халык җыелып утырып язмаган. Кемдер язган, гасырлар үтеп, килә-килә, халык җырына әйләнеп китә ул.
Төшеп калганын эзләп интегәсе юктыр, дип уйлыйм.
– Альфред абый, сез сәхнәдә гел елмаеп торасыз. Бүген тапшыруыбызда да елмаеп утырасыз. Салават абыйның концертлары һәрвакыт мәзәкләр белән үрелеп бара. Һәм сез аның мәзәкләре вакытында һәрвакыт рәхәтләнеп көләсез. Нәрсә елмайта сезне?
– Бүгенге көнгә килгәндә, шундый чибәр кызны күргәч, ничек моңаеп утырасың инде? Матурлыкны күрә белергә кирәк. Табигатьтән дә, дөньядан да. Начарлыгын эзләсәң, анысы да күп.
Сәхнәдә ни өчен елмаеп торасың, дисәгез, бер үк концертны унынчы, егерменче, йөзенче тапкыр куйганда да мәзәкне беренче тапкыр ишеткән кебек эмоция бирергә кирәк – шуның өчен укыдык бит, артист булыр өчен! Артист булырга кирәк.
– Бу – эшегезне яратудан да килә торгандыр, миңа калса.
– Әлбәттә!
– Күптән түгел тапшыруга сезнең хезмәттәшегез Илфат Шәехов килгән иде. Ул да сезнең шул сыйфатыгызга соклану белдерде.
– Яшьләргә дә әйтәм мин: «Бөтен яктан килгәнсең, энекәш, әзрәк авызыңны ерып, дәрт бир инде», – дим. Елмаеп җибәрсә кеше – икенче бит. Җырына карап, әлбәттә. Җырның характерына керергә кирәк. Гел авыз ерып та торып булмый. Театрдагы сыман инде, тормыштагы сыман.
Барыгыз да белә илебездә нинди вазгыять барганын. Мин үзем дә егетләрне озатып җибәрдем, алар монда Казанда булганда 5-6 тапкыр яннарына барып, аралашып, аларга 5-6 җыр яздым. Күптән түгел тагын бер җыр яздым Гөлүсә Газизҗанова сүзләренә. Ул Мамадыш ягыннан, яңа шагыйрә. Егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар, дигән теләк белән башкарам бу җырны.
– Сезнең җырларыгызны башкаручы артистларыбыз җырларыгыз турында нинди фикердә икән, шуларны да тыңлап китик әле.
Асылъяр: «Мин монда бернинди яңалык әйтмәм. Альфред абый – гаҗәеп халыкчан композитор. Ул – татар эстрадасына күпме матур җырлар язган кеше. Аның көйләре гадилеге һәм моңы белән үтемле. Һәм сүзләре дә – гади генә сүзләргә иҗат итми ул. Һәрвакытта да сүзләрне сайлап ала. Үзенең ниндидер критерийлары бардыр инде. Ләкин ул сүзләр мәгънәле, үтемле».
Рафил Җәләлиев: «Композитор – ул бик хыялый кеше бит. Аларның һәрберсенә үзенә бер төрле якын килү, сөйләшә белү, аралаша белү кирәк. Альфред абый бу яктан бик уңайлы кеше. Аның белән сөйләшергә җайлы. Ул, гадәттә, җыр мәсьәләсендә сөйләшә башласаң, миңа, өйгә килегез, ди. Башта чәйләр эчерә ул, матур гына итеп табын артында сөйләшеп утырасың аның белән. Шуннан җырлар сайлый башлыйсың. Җырга килгәндә, Альфред абый бик күп – 500дән артык дип беләм – җырлар авторы. Шуңа күрә ул башта синең тавышыңны, җырларыңны тыңлап карый, аннан әйтә: «Менә бу җыр сиңа туры килергә мөмкин, монысы туры килмәскә мөмкин».
Алинә Сафиуллина: «Бик күп җырлар яза ул, бик күп артистлар белән эшли. Һәм ул эзләнүдә. Ә эзләгән кеше таба инде ул. Эзләнә, артистның тавышын тыңлый. Җырның бит артист тавышына туры килүе, ятуы да кирәк. Образына туры килүе дә кирәк. Ул шушы әйберләрне карый, тоемлый».