Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альфред Якшимбетов күз төпләрен «кара көйдергән» фото куеп шаярта: «Таба «бүләк иттеләр»

news_top_970_100
Альфред Якшимбетов күз төпләрен «кара көйдергән» фото куеп шаярта: «Таба «бүләк иттеләр»

Бу көннәрдә Рифат Зарипов Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева алып бара торган яңа «Кызган казан» тапшыруында төшкән иде. Җырчы анда пылау пешерү осталыгын күрсәтте.

Тик Салават Фәтхетдиновның алыштырмас баянчысы, шаян Альфред абый Якшимбетов Рифатның пылау пешергәнен аңлап бетермәгән, аңа чын пылауның нинди булуын күрсәтергә булган.

«Рифат энекәш, телевидениегә барып, күз майлап торырга түгел, пылауны чынлап пешерергә кирәк аны. Күрәсеңме, абыең ничек пылау пешерә?! Киленгә күрсәт, абыеңның ничек пешергәнен», – дип кет-кет көлеп, видео яздырган ул.

Тик шаян видеоның кызганыч дәвамы да бар. Алдагы сторисына баянчы күгәргән күз төбе белән чыгып баскан.

«Рифат энекәш, пылау бик тәмле булган, диделәр… Кукмара табасын күз төбенә «бүләк иттеләр...» – дип яза музыкант һәм көлгән смайликлар куйган. Пылау, чыннан да, бик «тәмле» булган, ахры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100