Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Альфред Якшимбетов ни өчен Казаннан Башкорстанга чәчәк ташый?

«Татар-информ” хәбәрчесе Казанда узган бер концерт вакытында популяр җырлар авторы, баянчы Альфред Якшимбетовтан гаилә хәлләре турында сорашты.

news_top_970_100
Альфред Якшимбетов ни өчен Казаннан Башкорстанга чәчәк ташый?
9 июль - кечкенә оныгым Исламга 1 яшь тулды. Әлегә бөтен дөньябыз аның тирәсендә әйләнә. Ике кыз оныгым да әкренләп үсә. Берсенә - 4, берсенә 3 яшь. Мин язган җырны башта алар җырлый. Алардан үтсә генә, артистларга бирәм. Игезәкләр сыман охшаш булсалар да, берсе кызныкы, берсе малайныкы алар.

Айгөл исемле бер кызга бер җыр язып биргән идем. Башкортстанда бит “карт атаем” дип әйтәләр. “Карт атаем, карт атай, сагынам, кил тизрәк” дигән юллары бар. Татарда “дәү әтием” диләр. Айгөл моны “Дәү әтием, дәү әти” дип җырлаган. Оныклар моны телевизорлан ишеткән дә: “Карт әтәй, Айгөл апа дөрес җырламый” дип, шелтә белдерделәр.

1 августтан Салаватның концертлары башлана. Көне-төне шуңа әзерләнәбез, репетицияләр бара. Безнең ял – сентябрьдә. Авылга кайтып йөрибез, әни янына. Әз генә буш вакыт булса, күңел шунда ашкына. Балачактан җирдә үскән кеше буларак, җир, бакча эшләрен яратам. Әнидә ел саен төрле агачлар утыртам, искеләрен алып ташлыйм, яңаларын тәрбияли башлыйм. Казаннан Башкортстанга кадәр чәчәкләр алып кайтам. Бу эшне берәүгә дә ышанып тапшырмыйм, үзем утыртам. Көзгә кадәр күңелне дә, күзләрне дә иркәләп утырсыннар. Мин, гомумән, матурлык яратам, - диде Альфред Якшимбетов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100