Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Кияүгә чыгасы, зур өйдә яшисе килгән». Альфонс егет гашыйк кыздан миллион сум әҗәт алган

news_top_970_100
«Кияүгә чыгасы, зур өйдә яшисе килгән». Альфонс егет гашыйк кыздан миллион сум әҗәт алган
38.мвд.рф

Иркутск өлкәсендә яшәүче 26 яшьлек Анна Д. кияүгә чыгарга, зур йорт төзергә хыялланган. Тик аны альфонс егет алдаган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Усть-Кут шәһәрендә яшәүче Анна Иркутскида «чын полковник, ФСБ хезмәткәре» белән таныша, бәхетле була. Иван дип таныштырган егеткә 31 яшь, ул кызга алтын таулар ышандыра. Яхшы эштә эшләвен, теләсә-нинди сорауны хәл итә алуын сөйли. Алар телефон номерларын алмаша, кыз Усть-Кутка кайтып китә. 

Аннары Иван кыз янына килә. Аннаны ошатуын, гаилә корырга теләвен әйтә. Ләкин имеш ул авариягә очраган, тиз арада 1 миллион сум акча кирәк. Имеш дуслары юк, әнисе Һиндстанда ял итә. Аннадан ярдәм сорый.

«Борчуларны хәл итеп бетерәм дә, мин сиңа зур өй салып бирәм», – ди Иван.

Анна шунда ук егеткә фатир арендалый, тота торырга 20 мең сум акча да бирә. Аннары Иван тагын, тагын акча сорап тора.

«Әҗәтне генә түләп бетерим дә, матур яши башлыйбыз», – дип ышандыра.
Анна ай саен диярлек егеткә акча сала. Шулай итеп ул егеткә 1 миллион сум чамасы бирә. Ә Иван тагын акча таләп итә.

Аннары Аннаның мәхәббәте сүрелә, Иван да өйләнергә ашыкмый, акчаны да кайтармый. Анна полициягә гариза яза. Шуннан соң Иванның Оренбург өлкәсендә туып-үскән булуы, 2021 елда колониядән чыгуы, 5 ел утырган булуы да билгеле була. 

Хәзер бу ир-ат алдаган башка хатын-кызларны эзлиләр, диелә хәбәрдә.

Фотодагы бу егеттән зыян күрүчеләргә полициягә шалтыратырга сорыйлар. Аңа карата «мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100