Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфиянең балалары табылды: 4 июньдә урманда адашкан балаларны тапканнар

news_top_970_100
Әлфиянең балалары табылды: 4 июньдә урманда адашкан балаларны тапканнар

Свердловск өлкәсендә урманда 4 көннән артык адашып йөргән ике бала - 12 яшьлек малай һәм аның 10 яшьлек сеңлесе табылган, дип яза шот.

Балалар 4 июньдә бабайлары Фәнис белән Бурмакино авылы янындагы урмандагы күлгә балыкка китә. Икенче көнне бабай урманнан чыга, балалар аның белән булмый. Ул чак кына батып үлмәгәнен сөйли. Бабай әйтүенчә, алар авылга кайтырга чыга һәм кайтыр юлда, ялгыш ориентлашып, урманны чыгып бетәбез, авылга җиттек инде дип фаразлыйлар - балалар эт белән алга йөгерә. Шунда алар аерылышалар һәм адашалар. Бабай балаларны эзләп йөреп бата яза, әмма урманнан ялгызы чыга ала. Балаларны эзли башлыйлар.

Балаларны 500ләп МЧС хезмәткәре, волонтерлар эзли. Аларны Байкал авылы янында волонтер таба. Аларның кайда икәнен тепловизор белән җиһазландырылган дрон ачыклый, аннары шунда квадроцикл белән барган волонтер коткара. "Туңганнар иде, әмма үзләрен кулда тоталар", дип сөйләгән тапкан волонтер.

Балалар югалганны белгәч, алар белән яшәмәгән әтиләре Александр Мәскәүдән эзләгергә килә. Ул бабайны гаепләмәскә чакырган дип яза "Комсомолка". Алар Әлфия белән Сургутта таныша, кавышалар, 2016 елда аерылышалар. Балалар әниләре белән Төмәндә яшәгән, әниләре медсестра булып эшләгән. Биш ел элек Свердловск өлкәсендә алар будка кебек кенә йорт сатып ала һәм шунда җәйләрен кайта торган була.

Балалар хәзер хастаханәдә. Алар, сусыз тору сәбәпле, уртача авырлыктагы хәлдә. Аларның гомеренә куркыныч янамый. Балалар янында бигль токымлы ике эт булган, алар балаларны төнлә җылыткан, ерткычлардан саклаган. Этләр дә исән-сау.

Балаларның әниләре Әлфия исемле. Ул хәзер тикшерү комитетында. Социаль челтәрләрдә Фәнис бабайны бик нык тәнкыйтьләп язалар. Әлфиянең танышы кешеләрдән бабайны орышмауларын үтенгән. Ул балаларны ярата, оныкларына аның кадәр ярдәм иткән кеше юк, дигән ул.

Әлфиянең гаиләсен дә танышы "социаль имин гаилә" дип яза 72.RU порталы.

Вакыйганы тикшерү комитеты тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100