Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфия Хәбибуллина Флера Сөләйманова турында: «Бик табигый иде. Бизәнергә яратмады»

news_top_970_100
Әлфия Хәбибуллина Флера Сөләйманова турында: «Бик табигый иде. Бизәнергә яратмады»
социаль челтәрләр

Нәфис сүз остасы Әлфия Хәбибуллина Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова белән бергә эшләгәндәге истәлекләре белән уртаклаша:

«Искәндәр Биктаһиров төркемендә Флера апа белән бергә эшләү бәхете тиде миңа. «Кызым» дия иде ул миңа. Аналарча кайгыртучан. Концертларны алып бару белән бергә, мине группаның бригадиры итеп тә сайладылар. Аның вазифасы – касса белән эшләү, ягъни, бөтен керем миндә. Аннан кайтып, филармония бухгалтериясенә отчет бирәсең. Минем ул акчаларымны Флера апа саклап йөрде.

Тагы бер вазифа – иртәнге 6да нәрәткә чыгасы һәм артистларга машина аласы. Ул вакытта без үз машинабыз белән түгел, ә колхоз машинасында йөри идек. Флера апа мин кайтуга чәй кайнатып, май-сыр белән бутербродлар әзерли иде. Мин көйсезләнәм, минем ашыйсы килми, йокы килә. Көчләп, ачуланып ашата иде. «Башта аша, иртән ашарга кирәк, аннан йокларсың», – дип.

Бик табигый иде. Бизәнергә яратмады. «Флера апа, әйдә, бизән инде, сәхнә халыкка якын бит», – дим. «Әй, шушы яшендә яшьләр кебек бизәнгән, дип көләрләр», – ди. «Флера апа, бизән инде, бүген сәхнә халыктан ерак, күзең күренмәс», – дим. «Әй, ерак булгач, барыбер күренми ул бизәнгән», – ди торган иде.

Урының җәннәттә булсын илаһи моң иясенең», – дип яза ул.

Флера Сөләйманова 14 сентябрь көнне арабыздан китеп барды. Флера Сөләйманова белән хушлашу бүген «Әл-Мәрҗани» мәчетендә узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100