Әлфия Миңнуллина: «Татар журналистикасының киләчәге татар теленең киләчәге белән бәйле»
«Татар журналисты» сәхифәсендә татар матбугаты тарихында үз эзен калдырган журналистлар белән таныштыруны дәвам итәбез. Чираттагы героебыз: интернетта беренче булып рәсми рәвештә эшли башлаган татар матбугат чарасын – «Интертат» Республика электрон газетасын озак еллар җитәкләгән Әлфия Туфан кызы Миңнуллина.
«Әни укытучы булуымны теләде»
– Әлфия ханым, Сез – Казанда туып үскән татар кызы. Казан дәүләт университетының механика-математика факультетын тәмамлагансыз, әле шул юнәлештә укыткансыз да. Ни өчен математиканы сайладыгыз? Үзегезнең теләк идеме ул?
– Мәктәпне тәмамлаганда, 17-18 яшьтә, без киләчәккә һөнәрне, гадәттә, гаиләдәге карашларга нигезләнеп сайлыйбыз. Механика-математика факультетына укырга керүемә әни тәэсир иткәндер. Ул укытучы булырга хыялланган. Мин мәктәпне алтын медальгә тәмамладым, шуңа күрә теләсә кайсы факультетка керә ала идем. «Син яхшы укыйсың, әйдә, иң авырын сайлыйк», – диде әни. Иң авыры дигәне – механика-математика факультеты.
– Әтиегез хупладымы?
– Әти хупламады, хәтта үпкәләде. Аның мине татар филологиясе факультетына укырга кертәсе килгән иде...
Ләкин мин беркайчан үкенмәдем. Мантыйкый уй-фикерләү дәрәҗәсен үстерү өчен математика өлкәсендә белем алу бик файдалы, дип уйлыйм. Диплом алгач, юллама буенча фәнни институтларның берсендә программист булып эшләдем. Аннан соң, 7 ел Казан дәүләт педагогика институтында укыттым.
– Шәһәрдә үсеп, Сез татарча иркен аралашасыз. Монда әти-әниегезнең тәрбиясе роль уйнадымы?
– Әти-әни өйдә татарча гына сөйләшә иде. Өстәвенә, мин бит артист баласы – театрда үстем. Ул вакытта әни эшләгән Галиәсгар Камал театры – Казанда татар мохитен һәм телен камил дәрәҗәдә саклый торган бердәнбер урын иде, дип әйтергә була. Театрда эшләүчеләрнең барысы да диярлек татарча гына сөйләшә, башка милләт кешеләре дә татарча аңлый иде. Балачагымның күп вакыты театрда үтте, шуңа күрә татарча аралашып үстем.
Тагын бер мөһим фактор: татарча китаплар күп укыдым. «Ялкын», «Азат хатын», «Казан утлары» һәм «Чаян» журналлары, «Яшь ленинчы» газетасы, гомумән, татар телендә чыккан бөтен вакытлы матбугатны яздыра идек. Рус мәктәбендә укыгач, татар теле безгә факультатив рәвештә генә – физкультура һәм хезмәт дәресләре урынына укытылды. Укытучыбыз – Абдулла Алишның туганының кызы Илсөяр Галиевна Сөнкишева кулыннан килгәнчә укытырга тырышты. Әмма факультатив – «гарип» дәресләр инде ул.
Татарча хатасыз язам икән, татарча күп укыганга. Журналларны бер битен калдырмыйча укып бара идем. Әтинең шәхси китапханәсе бик бай, анда бөтен татар классикларының китапларын табарга мөмкин.
«Электрон газета форматында эшләп карарга тәкъдим иттем»
– Журналистикага булган мәхәббәт тарихы ничек башланды? Кулга кайчан каләм алдыгыз? Кайсы редакцияләрдә эшләдегез?
– Студент елларында Казан дәүләт университетының Интернациональ дуслык клубына йөрдек. Француз теле укытучысы Эльмира Хәмзовна Хәбибуллина яшьләрдә француз мәдәниятенә мәхәббәт уятырга тырышты. Безнең шундагы эшчәнлек турында университетның «Ленинец» газетасына мәкаләләр язганым булды.
Минем буынның яшьлеге бик катлаулы чорга эләкте. СССР таркалып, без ияләшкән тормыш берничә ай эчендә үзгәреп куйды. Миңа ул вакытта 30 яшьләр, педагогика институтында эшлим, гаиләдә 2 бала. Хезмәт хакы коточкыч кимеде. Эшне алыштыру мәсьәләсе көн кадагында торды.
Эштән китәргә җыенуымны әйткәч, әти: «Бәлки «Татар-информ»га барып карарсың? Алар да компьютерларда эшлиләр», – диде. Шулай итеп, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына килдем. Ул вакыттагы җитәкче Умар Хәмзәнович Богдалов бик җылы каршы алды. Шул редакциядә чыга торган «Татар иле» газетасына эшкә урнаштым. Бу газетаны почта аша элеккеге союздаш республикаларда – Үзбәкстан, Казахстан һәм башка илләрдә яшәүче татарлар яздырып ала иде. Анда Татарстаннан читтә гомер иткән татарларның тормышы, язмышы, милли мәдәният, мәгариф мәсьәләләре яктыртылды. Әлеге темалар миңа да кызык иде. Мәдәният һәм сәнгать турында күп яздым. Әнине автор буларак матбугатка тарттым: ул да артистлар, театр турында мәкаләләр язды. Журналистика һөнәренә шулай аяк бастым.
Ул вакытта Россиядә әкренләп интернет тарала башлады. Компьютерлар белән эш иткән кеше буларак, интернет мөмкинлекләре белән кызыксынып тордым. Элек «Татар-информ»да корреспондентлар язган көндәлек яңалыкларның текстларын компьютерда җыялар, аннары принтерда кәгазьгә бастырып чыгаралар да, шуның күчермәләрен ясап, курьер белән Казан буйлап дәүләт оешмаларына (һ.б.) тараталар иде. Коточкыч катлаулы процесс! Ә башка төбәкләргә почта аша хат белән китә…
«Татар-информ»ның шул еллардагы генераль директоры Римма Ратниковага: «Безгә мәгълүматны «бабайлар ысулы» белән таратудан туктарга вакыт. Интернет форматны булдырып карыйк әле», – дидем. Римма Атласовна: «Бездә аны белүче юк. Син беләсеңме?» – дип кызыксынды. «Бик белеп бетермим», – дигәч, ул «Татар-информ» хисабына мине Казан авиация институтына курсларда укырга җибәрде. Шуннан соң электрон газета форматында эшләп карарга тәкъдим иттем. Римма Атласовна тәкъдимне хуплады. Электрон газеталар Россиядә бар иде инде. Мәсәлән, Мордовиядә җәмәгать эшлеклесе Ирек Биккинин рус телендә «Татарская газета» дигән газета чыгара иде. «Әйдәгез, без татарча эшләп карыйк», – дидем. Шулай итеп, «Татар-информ»ның «Бердәмлек» редакциясендә «Татар дөньясы» исемле газета чыга башлады. Газетаның латин хәрефләре белән язылган варианты да әзерләнде, чөнки чит илләрдәге кайбер татар диаспоралары кирилл хәрефләрен белми. Үз вакыты өчен шактый уңышлы проект булды ул. Редакция туплаган яңалыкларны Казандагы татар редакцияләренә дә тараттылар. Финляндия, Төркия, Америка һәм башка илләрдәге татар диаспоралары безнең белән элемтәгә керде. Кырым татарлары даими рәвештә хәбәрләрен җибәреп торды. Бик күп танышлар, дуслар барлыкка килде.
– Алар хәбәрләрен ничек җибәрде?
– Электрон почта белән. Yahoo.com интернет-порталы аша аралаштык. Соңрак Google.com сайты популярлашты, аның онлайн элемтә хезмәте – «чат»ы да бар.
«Үзгәртеп кору елларыннан соң татар матбугаты бик күп укучысын югалтты»
– Матбугатның интернетка чыгуы дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар белән элемтәләрне якынайтырга ярдәм итте, дип әйтергә буламы?
– Әйе. Ләкин ул берьяклы гына процесс түгел. Милләттәшләребез ягыннан да омтылыш көчле иде. Аларның күбесе Казанга изге урын кебек карый. Алар, фантазияләренә бирелеп йөри дә, Казанга килгәч: «Нигә Казанда татарча сөйләшмиләр? Нигә татарча язулар юк?» – дип, безне аптырата иде. Чөнки Казанны татар үзәге итеп күрәләр. Хәзер алай ук түгел сыман, ләкин барыбер Казанга тартылу бар... Язышканда да: «Казан рәсемнәрен урнаштырыгыз, Казан турында күбрәк языгыз әле», – дигән теләкләрен белдерделәр. Милли ризыкларның рецептларын язуны сорап, «Чәкчәкне ничек пешерергә? Пәрәмәчне сездә ничек пешерәләр?» кебек сораулар яудыралар иде.
«Казанда калфак, камзул, читекләрне кайдан сатып алып була, аларны ничек тегәләр?» – дип күпләр кызыксынгач, әнинең сеңлесе – 50 елга якын Галиәсгар Камал театрының тегү цехында эшләгән Роза апага мөрәҗәгать итәргә туры килде. Ул милли киемнәрне тегү технологиясен аңлатты. Милли бизәк-орнаментларны кәгазьгә ясап, акварель белән буяп, фотога төшереп, интернетка куйдык... Әле күптән түгел чит илдә яшәүче бер ханым: «Сез өйрәткәнчә калфак теккән идем», – дип искә алды. Татарларда һәрвакыт милли мәдәнияткә ихтыяҗ зур.
Үзгәртеп кору елларыннан соң Урта Азия территориясендәге республикалар бәйсез дәүләтләргә әйләнгәч, аларда яшәүче татарлар милли матбугаттан мәхрүм калды. Элек алар татар матбугатын Казаннан яздырта иде. 90нчы еллар башында бу мөмкинлек чикләнде, чөнки почта бәяләре кыйммәт, әлеге мәсьәләдә бернинди сөйләшү-килешү юк... Шул чорда татар матбугатына зур зыян салынды – ул шактый киң катлау укучысын югалтты. Халык татарча укудан аерылды. Татарча укудан аерылдымы – телдән дә аерылды, дигән сүз. Читтә татар мәктәпләре юк бит.
Милләттәшләребез татар матбугатына бик мохтаҗ иде. «Эх, интернетка татарча җырлар куйсагыз – тыңлар, видеолар карар идек», – дип әйттеләр. Кызганычка, интернет тарала гына башлаган чорда, аның тизлеге әле бик түбән булганга, аудио һәм видео язмаларны электрон форматта тарату мөмкин түгел иде. Шул вакытта ук, татар концертларын интернеттан трансляцияләп булса икән, дип хыяллана идем.
«Интертат» турында: «Үзебез күзаллаганча эшләп булмады»
– «Татар дөньясы» газетасы редакциясе күпме эшләде?
– 1-2 ел эшләде. Татарстанда без азмы-күпме татар мохитендә яшибез, ә читтәгеләр милли мохиткә сусаган. Кайберәүләр татар булып та, татар телен, мәдәниятен белмәскә мөмкин. Әмма иң мөһиме – татар булырга омтыла. Андый кешегә ничектер ярдәм итәргә кирәктер бит. Без әти белән шул темага бик күп сөйләштек. Әти Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде. «Әйдә, Дәүләт Советында бу мәсьәләне күтәрик, татарча электрон газета кирәклеге турында әйтик», – дигән фикергә килдек.
Журналистлар арасында да бу турыда сүзләр күп булды. Мәсәлән, ул вакытта «Азатлык» радиосының Казандагы бюросын җитәкләгән Римзил Вәлиев белән татарларны барлау, туплау, Казанга җәлеп итү турында сөйләшкәнебез бар. «Интертат» Республика электрон газетасын булдырганда аның идеяләре дә роль уйнады.
«Интертат» сайты, Татарстан Дәүләт Советы тәкъдиме белән, 2001 ел азагы – 2002 ел башында ачылды. Иң баштан без аны татарча электрон газета итеп күз алдына китердек, ләкин бөтенесе бездән генә тормый. Ул ике – рус һәм татар телләрендә мәгълүмат агентлыгы форматында эшли башлады. «Интертат»ның беренче баш редакторы Владимир Шевчук киң карашлы кеше иде. «Татар редакциясе эшенә чикләүләр куймыйм. Үзегез ничек күзаллыйсыз, шулай эшләгез», – диде. Үзебез күзаллаганча ук эшләү мөмкин түгел иде, чөнки рус редакциясе өчен ясалган сайт структурасы кысаларында эшләргә мәҗбүр булдык. Шулай да татар аудиториясенә кызыклы темаларны яктыртырга тырыштык. «Татар дөньясы» газетасының аудиториясе «Интертат»ка күчте. «Татар-информ»нан киткәч, «Татар дөньясы» газетасы белән шөгыльләнүче калмады, шуңа күрә, кызганычка, ул проект ябылды.
«Татар интернет журналистикасына «Интертат» редакциясе нигез салды»
– Беренче татар электрон газетасы – «Интертат»ның тарихы турында сөйләшәсе килә. Коллектив ничек тупланды?
– Башта үзем белгән журналистларга эш тәкъдим итеп карадым. Тик компьютерда эшләргә теләк белдерүчеләр булмады. «Без кәгазьгә язып бирәбез, сез аны үзегез компьютерда җыегыз», – диләр. Ләкин электрон газетада эшне алай алып барып булмый. Үзе компьютерда җыеп яза торган журналистлар кирәк иде. Нәтиҗәдә, яшьләрне чакырдык. Педагогика институтында укыткач, миңа да яшьләр белән эшләве кызык, үзеңне яшьләрчә хис итә башлыйсың.
Беренче көннән редакциядә дус-тату коллектив тупланды. Яңа ел, 8 Март һәм башка бәйрәмнәрне бергәләшеп үткәргән күңелле мизгелләр истә. Шунысы куандыра: «Интертат»тан киткәнемә – 12 ел, газетада минем белән эшләгән журналистларның берсе дә тормышта югалып калмады. Аларның 80 проценты – хәзер Татарстан журналистикасында билгеле шәхесләр. Кайберсе баш редактор дәрәҗәсенә күтәрелде. Мин, үземнән соң алмаш калдырдым, дип уйлыйм.
«Интертат» газетасыннан Татарстанда татар интернет журналистикасына нигез салынды, дип саныйм. Төп кадрлар шунда тәрбияләнде.
– Туфан абый Миңнуллин электрон газета эшчәнлеген ничек кабул итте?
– Әти язучы гына түгел, публицист та – ул бик актив яза иде. Әкренләп, аны да интернетны кулланырга өйрәттек.
– «Интертат»та нинди темаларга, проектларга өстенлек бирелде?
– Онлайн форматта эшләгәч, «Интертат» редакциясендә пресс-конференция, иҗади очрашу, туры эфир һәм «түгәрәк өстәл»ләр үткәрә башладык. Беренче туры транляцияне Салават Фәтхетдиновның концертыннан ясадык. Аны төрле илләрдән бик күп кеше карады. Татар кешесе кайларда гына яшәсә дә, барыбер күңел почмагында милли хисләрен саклый, аны кузгатып кына җибәрергә кирәк... Бөтендөнья татар конгрессының чираттагы корылтаеннан да туры трансляция ясаганыбыз булды. Болар – үз заманы өчен яңалык иде. Хәзер генә ияләштек, мәгълүмат таратуның мондый форматлары гел булган шикелле.
Сайтны интернетта танытуга – SEO эшчәнлегенә, социаль челтәрләр белән эшләүгә дә игътибар бирдек. Хәзер бөтен редакция аның белән җитди шөгыльләнә, чөнки нинди генә яхшы яңалыклар язма, әгәр аны социаль челтәрләрдә таратмыйсың икән, укучы булмаячак.
«Тукай үзәген булдыру – хыял булып кала»
– Татар халкының күренекле шәхесе Габдулла Тукайга багышланган Gabdullatukay.ru сайтын да «Интертат» редакциясе ачкан, дип беләм. Бу проектны башларга нәрсә этәргеч бирде?
– Gabdullatukay.ru cайтын ясау безнең редакциягә йөкләнгән иде. Материаллар тупларга Татарстан Фәннәр академиясе, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Габдулла Тукайның Казандагы һәм Кырлайдагы музейлары, Татарстан Милли китапханәсе, Татарстан китап нәшрияты (һ.б.) күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итте.
Минем хыялым – Gabdullatukay.ru сайтын ачып җибәргәндә культурологик үзәк төзү иде. Мәсәлән, Германиядә немец шагыйре Гёте исемендәге институт бар, ул – алман мәдәниятен таныту белән шөгыльләнә. Казахстанда «Абай институты» проекты казах мәдәниятен бөтен дөньяга таныта. Мин дә Габдулла Тукай сайтын шундый үзәкнең башлангычы итеп күзалладым. Ләкин бу идея чынга ашмады, чөнки финанслау булмады. Шулай да сайт бүгенге көнгә кадәр сакланды. Аллаһы боерса, киләчәктә Татарстанда татар мәдәниятен, әдәбиятын, телен пропагандалаучы Тукай үзәге барыбер булыр, дип хыялланам.
«Журналист ничек тә үз фикерен әйтә ала»
– «Татар журналистларына мескенлек хас, кыю фикерле журналистлар юк дәрәҗәсендә», – дигән иде бер әңгәмәдәшем. Килешәсезме? Сезнеңчә, журналист нинди булырга тиеш?
– Татарстанда гомер кичергән татарлар – шактый куркытылган, авыр шартларда ничек тә исән калырга өйрәнгән, яраклашкан халык... Курыкмыйча булмый да, югыйсә сыталар. Татар халкының тарихын сөйләп тормыйм, миннән яхшырак белүчеләр бар... Шуңа күрә шушы җәмгыятьтә яшәгән журналист нигә дип үзенең башын балта астына салсын, ди?! Аңардан моны таләп итәргә дә кирәкми.
Шуңа да карамастан, журналистлар тел яшерми. Татар телендә күбрәк тә әйтәләр әле. Әгәр кеше үзен мескен дип саный икән, мескен кебек яза. Мескен дип санамый икән, юмор аша булса да, борчыган мәсьәләләрне яңгырата.
Беренче чирата, журналист булып эшләгән кешенең мәгълүмат җиткерергә теләге булырга тиеш. Калганы кешенең холык-фигыленнән тора: кемдер җайлап яза, кемгәдер җәнҗал кирәк…
– Бүген журналистларга игътибар җитәрлек дип әйтә алабызмы?
– Ә кемгә бүген игътибар җитә? Журналистлар да җәмгыятьтә яши. «Бу илдә кешенең кадере юк», – дип әйтә иде әти. Үлгәч кенә, зар елап: «Нинди яхшы кеше!» – дип, җирлиләр дә 2 көннән оныталар. Кайчан да булса кешенең кадере артыр, дип өметләник. Шул вакытта журналистларның да кадере артыр.
Яраткан журналистлары турында: «Аларны җитәкчелек яратмый»
– Нинди матбугат чараларын күзәтеп, кайсы авторларны укып барасыз?
– Элек Казан журналисты, инде мәрхүм Лев Овруцкийның язмаларын яратып укый идем. Андый журналистларны җитәкчелек яратмый. Миңа шундыйлар ошый. Исемнәрен атап тормыйм – бармак белән төртеп күрсәтмәсәң дә, аларны беләләр.
Гомумән, миңа совет журналистикасы мәктәбе ошый, аның нигезләре шактый югары. Шуңа күрә хәтта, кайбер мәсьәләләрдә идеологик яктан килешеп бетмәсәм дә, бүгенге пропагандистик материалларны да рәхәтләнеп укыйм, чөнки укырга кызык итеп, шәп язалар.
– Әңгәмә барышында берничә исемне ишеттек. Остазларыгыз дип кемнәрне әйтер идегез?
– Журналистика факультетында укымадым, шуңа күрә мине укытып утырган кеше булмады. Аралашкан һәр журналисттан нәрсәдер алырга тырыштым. Иң беренче остазым – «Татар иле» газетасы редакторы Альберт Тәхәвиев. Умар Богдаловны да искә алган идем: бик булдыклы, журналист буларак та кызыклы шәхес, шактый катлаулы темаларны күтәрергә курыкмады. Владимир Шевчукны атадым – бик демократик кеше һәм яхшы журналист иде. Лев Овруцкийны әйттем. Флюра Низамованың язмаларын яратып укый идем. Мәрхүм Исмәгыйль абый Шәрәфиевтан бик күп нәрсәгә өйрәндем. «Казан» журналының элекке баш редакторы Юрий Балашов – катлаулы мәсьәләләрне бик зыялы, йомшак формада тәкъдим итә белде. Күренекле журналист Шәех абый Зәбировны искә аласым килә. Римзил абый Вәлиев – бик яхшы журналист. Журналистка кызыксынучанлык хас булырга тиеш: менә бу сыйфат Римзил абыйда бар – аңа бөтен нәрсә кызык. Әгәр журналист кызыксынмаса, аңа вахтер булып эшләргә кирәк, гайбәтне анда да җыеп утыра ала ул.
– Журналист буларак, Туфан абыйдан яисә Нәҗибә ападан интервью алганыгыз булмадымы?
– Юк. Алар турында язганым бар. Әти-әни белән утырып чәй эчү – үзе интервью алу сыман иде.
«Кызыксыныгыз, кызыклы темалар эзләгез!»
– Татар журналистикасының киләчәген ничек күзаллыйсыз?
– Татар журналистикасы дигәндә, татар темаларына татарча язуны күзалласак, татар журналистикасының киләчәге татар теленең киләчәге белән бәйле. Татар теле саклана, аны киң даирә кешеләр куллана икән, татар журналистикасына ихтыяҗ булачак. Татар теленең даирәсе тарайган саен, татар журналистикасының да даирәсе тарая. Татар журналистикасына татар проблематикасы турында башка телләрдә язуны да кертсәк, ул вакытта соңгы 2 татар кешесе яшәгәндә дә татар журналистикасы булыр. Алар үзара булса да язышып торырлар, дип уйлыйм.
– Журналистларга киңәшләрегез, фикер-теләкләрегез.
– Яшь журналистлар битараф булмасын иде. Кызыксыныгыз, кызыклы темалар эзләгез.
- Юнысова (Миңнуллина) Әлфия Туфан кызы – 1963 елның 1 гыйнварында Казанда туа. 80нче еллар башында Казан университетының механика-математика факультетында укый. Программист, югары уку йортында укытучы булып эшләгәннән соң 90нчы еллар ахырында журналистикага килә. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында, «Мәдәни җомга» газетасында корреспондент, бүлек мөдире булып эшли. 2002 елда «Интертат» электрон газетасын төзүдә катнаша, баш мөхәррир урынбасары, баш мөхәррир булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Ире – морза Корбангали Юнысов. Кызы Диләрә, улы Данияр, оныклары Сәидә, Аттила, Алмира.