news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфия Авзалованың олы кызы вафат: «Оныгын күреп калырга җитеште, әби булуына сөенде»

Татарстанның халык артисты, мәшһүр җырчыбыз Әлфия Авзалованың нәсел дәвамчысы, олы кызы Гүзәл Авзалова вафат. Сеңлесе Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова «Интертат»ка якын кешесе турындагы хатирәләр белән уртаклашты, йөрәк түрендә сакланган иң кадерле мизгелләрне искә алды, аның соңгы көннәре турында сөйләде.

news_top
Әлфия Авзалованың олы кызы вафат: «Оныгын күреп калырга җитеште, әби булуына сөенде»
Фото: Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

Зөлфия һәм Гүзәл Авзаловаларның яшь аермасы 6,5 ел. Әниләре гастрольләрдә вакытта кечкенә Зөлфиягә Гүзәл апасы иң зур таяныч була.

«Бу тормышта апам миңа балачактан ук үрнәк булды. Әни гастрольләргә чыгып киткәндә без апам һәм Җыракай белән яшәдек. Гүзәл апа мине гел көйләп, карап тора иде. Җыракайның вафатыннан соң аның өстенә икеләтә җаваплылык ятты.

Әни без - кызларына дөрес, вакыты белән кырыс та тәрбия бирергә тырышты. Ул Гүзәл апага кинога дуслары белән барырга рөхсәт итми иде. «Әнә, Зөлфияне аласың да, кинога бергә барасыз», - ди торган иде. Совет районында торган вакытыбыз. «Дружба» кинотеатрында бик кызык һинд кинолары күрсәтәләр. Апа белән кинога барабыз, ә мин берни аңламыйм. Чөнки мәктәпкә кергәнче бер авыз да русча белмәдем. Кино дәвамында: «Гүзәл, нәрсә әйтте соң ул?» - дип, апаны аптыратып бетерәм. «Туктале, карыйм, чыккач сөйләрмен», - ди. Чыккач исә ике серияле киноны берничә сүз белән генә сөйләп ала, кайвакыт бөтенләй: «Әй, Зөлпеш, оныттым инде», - дип куя. Икәүләшеп көлешәбез. Менә бу безнең балачагыбыздан бер кечкенә генә эпизод…» - ди ул.

Фото: © Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

Кызлар балачактан дус-тату үсәләр. «Сез бер-берегез өчен иң кадерле кешеләр, һәрвакыт терәк, таяныч булыгыз», - дип тәрбияли аларны әниләре. Әмма бертуганнар булсалар да, кызлар холыклары буенча бик төрле була.

«Әни үзенең әңгәмәләрендә дә: «Минем олы кызым - фәрештә, ә кечкенәсе - җен, нәкъ үзем», – дип сөйләр иде. Чыннан да, характерым буенча мин бик нык әнигә охшаганмын. Гүзәл апа - әнинең беренче, ә мин икенче иреннән туган бала. Апа, күрәсең, әтисе ягына күбрәк тарткан булгандыр. Бик дөрес, шаян, шул ук вакытта бик җитди, уйчан иде ул. Апа – тып-тыныч кеше, ә мин ут сыман. Әмма, холык-фигылебез белән капма-каршы булсак та, без апа белән һәрвакыт тандем булдык. Ул гомер буе үзенең киңәшләре белән минем янәшәмнән атлады. Үзе дә миңа теләсә-кайсы вакытта таяна алганын белә иде. Без бөтен башлангычларда да бер-беребезгә теләктәшлек белдердек. Апам белән шалтыратышмый калган көнебез булмагандыр», - ди әңгәмәдәшем.

Фото: © Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

Гүзәл Авзалова, сеңлесе Зөлфия ханым белән бергә әниләре Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фондын төзүгә дә күп көч куя.

«Әлеге фонд әле әни үзе исән чакта ук булдырылды. «Кызларым, күпме иҗат иттем. Мин мәңгелек түгел бит, үземнән соң да аларны саклыйсы, халыкка җиткерәсе иде. Минем дәвамым булырга тиеш», - дигәч, без шушы фондны оештыру эшләре белән йөри башладык. Минем ирем дә бу идеяне күтәреп алды. Шулай итеп, әлеге фонд ачылды. Мин Америкаларда булган чакта фондның бөтен эше Гүзәл өстендә булды.

Әни киткәннән соң, фестивальләр оештыру да Гүзәл белән киңәшеп, планнар корып башкарылды. Апам үзе сәхнәгә тартылмады, әмма мине сәхнәгә чыгарасы килде аның. «Зөлпеш, син матур җырлыйсың. Синең җырлавың миңа бик ошый. Бу хакта әни дә әйтә торган иде бит. Нигә син 5-6 җыр булса да яздырмыйсың?» - диде. «Гүзәл апа, әлегә фонд эшен генә дәвам итик инде, үзебез исән-сау вакытта әни алдында торган бурычыбыз шул безнең», – ди идем мине җырларга үгетләүләренә.

Фото: © «Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр» китабыннан

«Үзендә нинди чир икәнен белмичә китте»

Зөлфия ханым гаиләләре өчен бик авыр булган вакытларны - Гүзәл апасының соңгы көннәрен дә искә алды. Аның сүзләренчә, Гүзәл ханым үзенең җитди авыруы турында белмичә китеп барган. Бик тә яшисе килгән үзенең, тернәкләнергә өмет иткән.

«Гүзәл апа соңгы арада авырып йөрде, хәле булмады. Җитди авыруы бар икәнен апрель аенда гына белдек. Әмма апа түзем булды, инде хәле авырайгач та зарланмады. Әле соңгы атнада гына аркасына массаж ясыйм. «Авыртмыймы, апа», - дим. «Юк, рәхәт, бер җирем дә авыртмый. Җаным гына тынгысызлана», - ди... Барыбер тиздән китеп барачагын тойгандыр инде. «Хәлең ничек?» - дигәч, бераз пауза белән: «Тормыш - үлем», - дигән сүз дә әйтте. Бу вакытта балалары, туганнары – барыбыз да апа янәшәсендә идек.

Ул үзендә нинди чир икәнен белмичә китте. Озаклап тилмереп ятмады. Башта гел өйдә, якыннары кайгыртуында булды. Тик, кызганычка, соңгы көннәрен генә аңа хосписта уздырырга туры килде. Анда кичке 8гә кадәр авыру янәшәсендә булырга рөхсәт итәләр. Кызы, малае, мин чиратлашып карадык, үзен ялгыз хис итәргә ирек бирмәдек, - ди ул.

Гүзәл Авзалова соңгы айларда хәлен белергә килгән бөтен кеше белән фотосурәткә төшә. «Америкадан минем оныкларым кайткан иде. Алар белән дә истәлеккә дип, фотога төште. Терелергә өметләнсә дә, «истәлек» сүзен бик еш әйтте», – ди әңгәмәдәшем.

Җомга көнне хушлашканда Гүзәл ханым сеңлесенә түшәмдә әнисе Әлфия Авзалованың рәсемен күрүе турында сөйли. «Алай була алмаганны беләм, тик мин түшәмдә әнинең сурәтен күрдем, Зөлпеш», - диде. Шул вакытта мин аның китәргә әзерләнүен аңладым. Җаны хушлашып йөргән вакытлар булгандыр инде. «Нигә сез барыгыз да китәсез, мин монда калам»? - дип тә сорады. «Апа, бераз тернәкләнәсең дә, өйгә кайтасың», - дидек. Кочаклаштык, иртән күрешәбез дип саубуллаштык. Әмма күрешү насыйп булмады.

Икенче көнне иртән Гүзәл апабыз мәңгелеккә күзләрен йомган. Кызы Иделия 10 минутка гына килеп җитешмәгән, - ди Зөлфия ханым.

Фото: © Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

«Оныгын күрергә өлгерде»

Зөлфия ханым сүзләренчә, Гүзәл апасының тормышы матур, вакыйгаларга бай булган, һәрвакыт үзен яраткан кешеләр янәшәсендә, аларның кадер-хөрмәтендә гомер иткән.

«Апам бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерде. Кызы Иделия әнисе белән бергә яшәде, «кызым», «әнием» дип яратышып, кочаклашып кына тордылар. Әнисе авырый башлаганнан бирле Иделия аның янәшәсеннән китеп тә тормады.

Улы Әскәргә апа безнең фамилияне биргән иде. Моннан бер ай элек кенә безнең гаиләбездә бик тә куанычлы вакыйга булды – Әскәрнең улы, ягъни апаның беренче оныгы туды. Рим Авзалов! Безнең нәсел дәвамчыбыз дөньяга аваз салды. Апа оныгын күрергә, аның белән фотоларга төшәргә дә өлгерде, бик бәхетле иде. «Мин дә әби булдым бит», - дип сөенде, - ди Зөлфия ханым.

Гүзәл ханымны зурлап, бик матур итеп соңгы юлга озатканнар. Үз теләге буенча аны Тынычлык бистәсендәге зиратка җирләгәннәр.

«Апам «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәтнең Коръән укуын бик ярата иде . Хоспистан озаткан вакытта укырга Нурулла хәзрәтне, зиратка Марсель хәзрәтне чакырдык. Ул көнне һава торышы да әйбәт торды, яңгыр яумады. Минемчә, Гүзәл апабыз бездән риза-бәхил булып киткәндер, рухы шаттыр. Хәзер Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган ае - Мәүлид ае башланды. Безнең әниебез дә Рамазан аенда китеп барган иде, ашлары да ураза вакытына туры килде. Яхшы күңелле, әйбәт кешеләргә генә шундый изге айларда китәргә насыйп буладыр ул. Апам белән әниебез инде күрешкәннәрдер, икесенең дә урыннары җәннәттәдер дип ышанам.

Гүзәл бик изге күңелле, ягымлы кеше иде. Әни аның турында «фәрештә» дип дөрес әйткән. Фәрештәбез безне калдырып китте. Әмма без аны беркайчан да онытмабыз, - дип уртаклашты Зөлфия ханым.

Гүзәл Авзалованың балалары, сеңлесе, якыннары һәм туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Якын кешегезнең каберләре нурлы, урыны җәннәт түрләрендә булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар