news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат

news_top
Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат
Фото: "Татар-информ" архивы

Татарстанның халык артисты Әлфия Авзалованың кызы Гүзәл Авзалова вафат. Кайгылы хәбәрне Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

Мәрхүмәне соңгы юлга якыннары, туганнары һәм дуслары озаткан. Сторисларда - җеназа намазы укыган һәм мәрхүмә белән саубуллашу мизгелләре.

Шулай ук сәхифәдә Әлфия Авзалованың гаилә архивыннан фотолар белән дә бүлешәләр.

Мәшһүр җырчы Гүзәл һәм Зөлфия исемле ике кыз тәрбияләп үстерде. Шулай ук Әлфия Авзалованың нәсел дәвамчылары – Иделия, Лейсан, Аскар һәм Рената исемле оныклары һәм Ева, Кристан-Александр, Себастьян-Эндрю, Максимильян исемле оныкчыклары.

Фото: © Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

Фото: © Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

Фото: © Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды сәхифәсеннән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар