Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфия Авзалованың кызы әнисенең зур мәхәббәте турында сөйләде: «Ул – гаиләле кеше...»

news_top_970_100
Әлфия Авзалованың кызы әнисенең зур мәхәббәте турында сөйләде: «Ул – гаиләле кеше...»
Фото: © Салават Камалетдинов, "Татар-информ"

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында легендар җырчы Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова кунакта булды. Ул әнисенең шәхси тормышы турында да сөйләде.

«Әтиегез белән гаилә килеп чыкмагач, әниегез кияүгә чыктымы, тормышында ирләр булдымы?» – дип сорады алып баручы Зәмирә Рәҗәпова.

«Булды. Аерылышкач, миңа 4-5 яшь тирәсе булгандыр, бер музыкант аның иң яраткан кешесе булды. Аның исемен әйтмим, чөнки ул – гаиләле, билгеле кеше. Аларның бик зур мәхәббәт, чын мәхәббәт булды. Алар 22 ел элемтәдә торды. Беренче 15 елны алар бергә гастрольләргә йөрде. Аннары инде аңа өйләнергә кирәк иде. Әни аннан 8-9 яшькә олырак. Шуңа күрә әни «сиңа яшь хатынга өйләнергә кирәк» диде. Әни бик каты кайгырды. Ул кеше дә бик сагынды, кайвакыт тәрәзәдән карасам, ул кеше машинада утыра, тәрәзәдәге утка карый. Әни чыкмаганын да белә. Аннары әни: «Сезнең арада мин беркайчан да булмаячакмын, өйләнгән кеше белән бернинди эш алып бармыйм, чөнки беләм, бик авыр ул хатыннарга да», – диде аңа.

Аннары дус кына булдылар, туган көннәр белән котлаштылар. Аны онытыр өчен, тормышында икенче кеше килеп чыкты. Ул хәрби иде. Әни аңа игътибар бирергә тырышты, алар аның туган авылына киттеләр. Әни иртән торып коймак пешергән, имеш, килен…

Шушы кешедән әни «кеферебез юк бит, кеферебез юк» дип ишеткән. «Нәрсә ул?» – дип сораган. «Кефир инде»,– дигәннәр. Әни шул ук көнне әйберләрен җыйган да тайган. Шулай итеп әни берүзе калды. Аннары әни «миңа беркем дә кирәкми, балаларым бар» диде. Оныклары да туды. Әни минем дүрт оныгымны, ягъни оныкчыкларын да кулларында тота алды, бишенчесен генә күрмәде», – дип сөйләде татар халкының сандугачы Әлфия Авзалованың кызы.

Ул бу хакта «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы видеосының 24.20 минутында сөйли.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 ноябрь 2023
    Исемсез
    Альфия Абзалованы болтницада Казанда очраткан идем,бик гади ,матур иде ул...елмаеп кына сойлэшэ...
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100