
«ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруының алып баручысы Лилия Кадыйрова, кунак итеп, Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалованы чакырган.
– Җырчыга картайган көндә сынау – катлаулы диагноз куелды. Шуннан соң да ул сәхнәдә 15 еллап җырлый. Әмма сәхнәгә кабат чыгар алдыннан бик катлаулы этап булып ала. Сез аны ничек үттегез?
– Бик авыр булды ул этапны узуы. Без бәләкәй кыз белән каникулга кайттык. Әнинең муенында – каз йомыркасы кадәр шеш. Ирем элек табиб булып эшләде. «Миңа ошамый бу, тикшертергә», – диде. Барысын да вакытында эшләгәч, әни аннан соң да 20 ел яшәде. Алдан, операция булышмас, дип курыктылар, онкологлар «ясамыйбыз, куркабыз» диде.
Минтимер Шәриповичка рәхмәт әйтәм. Ул, бу хакта ишеткәч, ярдәм итәргә тырышты. Ул тикшеренү нәтиҗәләрен Франциягә җибәрергә ярдәм итте, аларда консультация алдык.
Без аптырап калдык. Әнигә «синдә – яман шеш» дип әйтмәдек. Ул вакытта белсә, шунда ук үлә иде. Яман шешкә әверелмәсен өчен профилактик химия эшлибез, дидек. Ә ул дивана түгел, аңлый. Иремнән сорый: «Син – табиб, әйт әле», – ди. «Зөлфия дөрес әйтә, әйе, шулай», – диде ул. Без аны ышандырдык.
8-10 химия алды. Чәче коела башлады. Ирем балалар белән (ул вакытты Зөлфия Нигъмәтҗанова гаиләсе белән анда яши) чит илгә китте. Мин әни белән калдым. Беркөнне чәче коелганын күрсәтә. «Мин пеләш калам, димәк, миндә – яман шеш», – ди. Сеңлем белән Мәскәү базарына барып, аның чәченә охшаган парик алып куйдык. Миңа чәчен кырып алырга кушты. Көзге. Әни утыра. Мин әнинең чәчен ничек алырга белмим, кулым калтырый, үлә яздым. Әнинең күзеннән яшь ага. Менә хәзер сөйлим, авыр. Иң авыры шул булды.
Чәче үсә башлагач, әни: «Менә хәзер минем башым шар кебек», дип, аны да кызыкка әйләндерде. Шундый вакытта да шаярта иде. Бик катлаулы вакыт булды. Бу вакыт Илгиз Зәйниевнең «Әлфия» спектаклендә тәкъдим ителде. Анда артистлар сүз әйтми, анда песи генә «мяу» ди, барысы да әнинең җырлары белән әйтелә.