Әлфия Авзалова бәйгесендә Гран-при иясе Татьяна Ефремова: «Конкурс күктән җиргә төшерә»
Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган зур юбилей концертыннан «Интертат» репортаж тәкъдим итә.
23 октябрьдә Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар Дәүләт опера һәм балет театрында Әлфия Авзалованың 90 еллыгына багышланган бәйге-фестиваленең гала-концерты узды.
Опера һәм балет театр залы шыплап тулган иде, алма төшәрлек тә урын калмаган. Бу бәйрәмгә Әлфия Авзалова иҗатына битараф булмаган, аның җырларын яраткан тамашачысы җыелды.
Яшь Әлфияне Казанга озату
Бәйрәм концерты Әлфия Авзалованың «Озайт, Ходай, бераз гомерне» дигән җыры белән башланып китте. Сәхнәгә Камал, Кариев театры артистлары чыкты – алар яшь Әлфия Авзалованың шәһәргә укырга китүен күрсәтте.
Әлфия Авзалова балачактан ук җырга сәләте белән аерылып торган бала була. «Мондый агитбригада концертының әле бездә булганы юк иде. Егетләр, кызлар, сезгә бик зур рәхмәт! Барыннан да бигрәк Әлфия үзәкне өздерде! Сиңа, һичшиксез, Казанга китәргә кирәк. Җырчы булырга кирәк, Әлфия!» – ди авылның егет-кызлары аңа.
Искәндәр Хәйруллин район комсомол оешмасы секретаре ролендә иде. «Ил өчен – «замечательный»! Исәнмесез, иптәш Авзалова, мин район комсомол оешмасының секретаре Камалиев булам. Бүгенге концертка сезнең өчен махсус килдем. Болай дәвам итә алмый. Сезнең урыныгыз – Казанда, Җыр һәм бию ансамблендә булырга тиеш!» – ди ул.
Әлфия Авзалова ролен Кариев театры артисткасы Алсу Фәйзуллина башкарды. «Мин бит балачактан ук колхозчы булырга теләгән идем. Актаныштан китәрмен дип, гомеремдә дә уйламаган идем...»
Авыл кешеләре, «юл газабы – гүр газабы» дия-дия, итекләр, матур өс киемнәре бирә. «Кулларым җиңел булсын, артистка булып кит», – дип озаталар.
Тамаша Әлфия Авзалованың яшь чагына, аны иҗатының башланган юлына алып кайтты. Бу өлешне караган вакытта, өлкән апалар күз яшьләрен сөртеп утырды. Тамашачының күңелен айкап чыгарды озату күренеше.
Гомере буе туган ягы Актанышны онытмаган
Әлфия Авзалова 1933 елда Башкортстанның Краснокама районы Яңа Кабан авылында туа. 5 яшендә әнисез кала. 12 яшендә, төенчек асып, берүзе балалар йортына чыгып китә, Актаныш районын гомере буе туган ягы дип санап йөргән. Сугыш елларында, ачка үлмәс өчен, капчык күтәреп, хәер сорашып йөри. 4нче сыйныфны тәмамлагач, Актаныш районының агитбригадасы составында авылларда концертлар куя. 18 яшендә Казанда Татар җыр һәм бию ансамбленә эшкә керә. Көненә 4 концерт куеп, 120шәр җыр җырлаган чаклары булган. Дөньяның 13 телендә җырлар башкарган. Татар эстрадасының үз инструменталь ансамблен булдырган беренче җырчы!
Җырлау сәләте аңа көтүче булып йөргән әтисеннән күчкән, дип язып калдырган. 1996 елда аның тамагында яман шеш тапканнар һәм «1 ел гомерең калды» дигәннәр. Әлфия Авзалова, яман шешне җиңеп, кабат сәхнәгә кайта. 63 ел гомерен сәхнәгә багышлый. Тамашаның сценарий авторы Резеда Зәйниева шушы вакыйгаларны нигез итеп алган.
Аннары сәхнәгә Татарстан Республикасы дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыкты, алар «Сарман» җырын башкарды. Чыгышлары искиткеч матур иде. Беренче номердан ук зур масштаб белән оештырылган концерт икәне күренеп тора. Тере музыка уйнап тора, зур экраннарда – видео һәм фотолар.
«Мин Әлфия Авзалова белән Сабантуйларда катнаштым»
Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев сәхнәгә менде.
«Хәерле кич, хөрмәтле милләттәшләр! Әлфия апа Авзалова иҗатын яратучы тамашачылар! Сезнең һәрберегез белән бөек татар, Тукай телендә исәнләшәм – исәнмесез!
Шимбә көнне Разил абый Вәлиевне озаткан вакытта, аның иҗади тормыш юлларын искә алып, иң беренче булып, безнең җырчылар турында сүзне әйттек. 50 елдан артык шигырьләр язган шагыйребезнең беренче җырларын җырлаучылар Илһам абый Шакиров, Әлфия апа Авзалова иде.
Без һәрвакыт аларга рәхмәтле булабыз. Ул вакытта булса да, хәзер булса да, Әлфия апаның исеме иң алдынгы, иң лаеклы урыннарда. Язучылар, композиторларга: «Кемгә бу җырны бирәсез?» – дисәң, алар: «Әлфия апага бирик», – диләр иде.
Мин бик горурланам. Чөнки мин Әлфия апа Авзалова белән берничә төбәкләргә барып, Сабантуйларда катнаштым. Әлфия Авзалова була, дигәч, Сабантуй икенче мәгънә ала башлый. Халык килү дисеңме, репертуар, Сабантуйдагы уеннарны уйнау... Һәр килгән кеше, Әлфия апа янына барып, хәлен белеп, фотоларга төшәләр иде. Сәхнәгә ул чыккач, халыкны аннан алып китеп булмый. Сабантуйның бер урта җирендә рәхәтләнеп тә, рәхмәтле булып та, халыкка өмет биреп тә кайтып китә торган кеше иде...
Шундый лаеклы юл үткән. Бер караганда – авыр, икенче караганда – бәхетле, чөнки милләткә хезмәт иткән шәхес. Без аңа бик зур рәхмәтебезне белдерәбез!
Әлфия Авзалова бакыйлыкка күчкәч тә татар халкына хезмәт итүне бер генә көн дә туктатмады. Аның җырларын сәхнәдәге җырчылар да, гаилә бәйрәмнәрендә дә җырлыйлар. Әлфия апа үз эшен һаман да дәвам итә. Киләчәктә дә аның җырларын җырлап, горурланып искә алырга насыйп итсен!
Без бит монда тамашачы булып кына килмәдек, шуңа күрә нинди җырларын беләбез, ничек җырлый алабыз – әйдәгез, рәхәтләнеп җырлап утырыйк!» – дип, Милли шура рәисе тамашачыга бергә җырларга тәкъдим итте.
«Бер куплет җырласак та, ул Әлфия апага дога булып ирешсен», – диде ул, тамашачы янына төшкәч. Милли шура рәисе үзе тамашачы белән бергә «Ак чәчәкләр кебек кар ява», «Шиңгән чәчкәләр», «Картаямени соң йөрәк?», «Күбәләк» җырларын җырлады.
Васил Шәйхразиев микрофонны Актанышның элеккеге башлыгы Энгель Фәттаховка да бирде. Ул Актаныш турында җыр башкарды.
Әлфия Авзалова исемендәге
III Халыкара фестиваль-конкурсының гран-при иясе
Концертта татар эстрадасының популяр артистлары чыгыш ясадылар. Шул исәптән – Ришат Төхвәтуллин, Салават Фәтхетдинов, Алия Карачурина, Раяз Фасыйхов, Айдар Галимов һәм Әлфия Авзалова исемендәге III Халыкара фестиваль-конкурс лауреатлары.
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова да бик матур, моңлы итеп җырлый икән. Концертта ул Раяз Фасыйхов белән бергә Фәнис Яруллин сүзләренә Риф Гатауллин язган «Бер сүз эзлим» җырын башкарды.
Концертның иң төп өлешенә дә килеп җиттек. Тамашачының, бу бәйгедә катнашучыларның «Кем җиңүче?», «Гран-при иясе кем?» дигән соравына җавапны Салават Фәтхетдинов һәм Зөлфия Авзалова игълан итте. Гран-при иясе – Татьяна Ефремова!
Татьяна Ефремова Яшел Үзән районында туган. «Керәшен чибәре – 2016» титулы исе. Әле 2 көн элек кенә Казахстанда «Voice of Turan» бәйгесендә җиңү яулап кайткан яшь җырчы кызыбыз.
Гала-концерттан соң, Татьяна Ефремова белән әңгәмә дә корып алдык.
Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган бәйге-фестиваленә ничек әзерләндегез?
Мин бу бәйгедә быел икенче тапкыр катнаштым. Конкурска әзерләнә башлаганчы, Әлфия Авзалованың биографиясен укып чыктым. Концертыннан видеолар карадым, интервьюларын тыңладым. Минем уйлавымча, әгәр син берәр кеше исемендәге конкурста катнашасың һәм син ул шәхес белән якыннан таныш түгелсең, аның белән күрешеп өлгермәгәнсең икән, син аның характерын, җырларны ничек башкарганын белергә тиешсең. Минем өчен иң мөһиме – аның җырлавын тою, характерын белү һәм җитди итеп әзерләнү иде.
Сайлау турларын үтүе авыр булмадымы?
Аңа кадәр башта җырны сайлыйсың, җырны сайлаганнан соң конкурска видео-гариза җибәрергә кирәк. Шул видеоларны жюрилар карап, сайлап ала. Икенче этап инде жюри әгъзалары каршында, сәхнәдә узды. Өченче этап ул – гала-концерт, гран-при иясен белү.
Әзерләнгәндә, җиренә җиткереп әзерләнергә кирәк. Шуңа күрә авырмы икәнен белмичә дә каласың. Сайлап алу турлары барганда, башка чыгышларны карамыйм. Чөнки бөтен эмоцияңне үзеңнең чыгышыңда күрсәтергә тиешсең. Быел көчле конкурсантлар булганын да бик яхшы беләм, шуңа күрә сайлап алу турлары ничек узганын белмим. Минем өчен һәр чыгышым бик мөһим!
Җиңү яулармын дип уйлаган идегезме?
Әгәр дә җиңү өчен көч сынашмасаң, нигә конкурска барып торырга?! «Иң мөһиме – җиңү яулау түгел, ә анда катнашу» дигән фраза үзеңне яклау өчен уйлап чыгарылган. Һәркем анда җиңү яулар өчен бара! Һәм бу – әйбәт күренеш. Әгәр дә кеше «җиңәм» ди икән, ул яхшы репертуар, сыйфатлы материал әзерли. Бар шундый кешеләр: «Минем җиңәсем килә, ләкин әзерләнәсем килми», – диләр, мин андыйлар рәтендә түгел.
Концерттан алган хис-кичерешләрегез нинди?
Концерт бик ошады. Шундый масштаблы узды. Күп көч куелган концерт иде. Сыйфатлы музыка, утлар, зур экраннар…
Җиңү яулый алмасагыз, кәефегез төшәр идеме?
Әгәр җиңмәгән булсам да, мин бик бәхетле булган булыр иде. Чөнки Опера һәм балет театры сәхнәсендә басып торуы, бу концертта катнашу гына ни тора бит. Әгәр дә гомумән җырламасам да, тамашачы белән бергә шушы тамаша залында утырып карап торуым да күңелемә рәхәтлек өстәр иде!
Әле сез 3 көн элек кенә Казахстанда «Voice of Turan» конкурсында җиңү яулап кайттыгыз. Шул турында да сөйләп үтсәгез иде.
Әйе, бу конкурс дүртенче тапкыр уза. Әзерлек эшләре бик озак барды. Июньдә видео-гаризамны җибәрдем. Россиядән 2 генә кеше катнашты. Бу конкурска барлыгы 15 кеше узган. Алар һәрберсе төрле илләрдән. Һәрберебезгә казах җырларын бирделәр, миңа казах халкының «Караторгай» җыры эләкте. Бу җыр – Казахстанның атказанган артисты Димаш Кудайберген репертуарыннан.
Сезгә конкурсларда катнашу ошыймы?
Миңа бер журналист сорау бирә: «Сез менә танылган җырчы, ник бу конкурста катнашырга уйладыгыз?» – ди. Мин аңа бик зур рәхмәтле: ул мине «танылган» дип әйтте. Бөтен танылган җырчылар да җырлый алмый бит! «Танылган җырчы» сүзе ул әле безнең җырлый беләме-юкмы икәнен әйтми. Ә менә мондый конкурслар сине рәхәтләнеп күктән җиргә төшерә ала.
Мондый конкурслар формада да тота, чөнки концертлар куйганда, мәҗлесләрдә чыгыш ясаганда, белгән җырларыңны кабатлап барасың. Ә монда башка ситуация, конкурста рәхәтләнеп кисәтү ясыйлар, киңәшләр бирәләр. Шуңа күрә, син нинди артист дип карап тормыйлар.
Рәхмәт бик зур, Татьяна! Иҗат чишмәң саекмасын, моңлы тавышың белән безне сөендереп тор!