Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова икенче тапкыр әни булды!

news_top_970_100
Әлфис Кыямовның кызы Айгөл Кыямова икенче тапкыр әни булды!
Салават Камалетдинов/архив

Татарстанның атказанган артисты, биюче, җырчы, Әлфис Кыямовның кызы, Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле солистлары Айгөл Кыямова һәм Раил Ганиев гаиләсендә зур шатлык бар. Алар бүген икенче тапкыр әти-әни булганнар! Бу хакта Айгөл Кыямова социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. Айгөл белән Раил Ралинә исемле кызларына сеңелкәш алып кайткан.

«Ходаема мең рәхмәт!» – дип язган Айгөл. Ул аккаунтына йөкле булгандагы фотоларын куйган. Артистларга котлау сүзләре язганнар: «Бәхетле сабый булсын, сәламәтлек телибез!», «Сау-сәламәт булып үссен, гел бәхеткә күмелеп яшәсен», «Нинди рәхәт, кадерле, онытылмаслык мизгелләр. Әти-әниле, пар канатлы сабый булсын», – дигәннәр.

Айгөл белән Раилне ихластан котлыйбыз!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100