news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмованың «Онытмаган» җыры кабат популяр: «Сүзләре чын күңелдән язылды»

news_top
Әлфинә Әзһәмованың «Онытмаган» җыры кабат популяр: «Сүзләре чын күңелдән язылды»
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

2000 еллар башында хит булган «Онытмаган» җыры 2026 ел башында яңа сулыш алды, хәтта мем буларак та танылды, яхшы мәгънәдә, әлбәттә. Җырчы Әлфинә Әзһәмованы популярлыкның яңа дулкыны күтәреп алды Ни өчен нәкъ менә шушы җыр таралды һәм «ул мине онытмаган» сүзләре артына нәрсә яшеренгән?

«Мемнар әйләнеше»

«Онытмаган, онытмаган,

Ул мине онытмаган.

Җылы хисләрен җуймаган,

Йөрәгендә саклаган.

Онытмаган, онытмаган,

Ул мине онытмаган».

Татар поп-мәдәнияте белән бераз гына булса да кызыксынсагыз, бу юлларның кайсы җырдан икәнен һичшиксез белә торгансыздыр. Хәтта бу язманың башисеменә игътибар итмәгән булсагыз да, соңгы ике юлны җырлап укыгансыздыр. Әлбәттә, бу Әлфинә Әзһәмованың «Онытмаган» җыры һәм ул 20 ел узгач кабат трендка әйләнде.

Соңгы елларда иске хитларның яңа сәхнәгә кайтуын еш ишетәбез. Ике ел элек Россия күләмендә хплык Надежда Кадышеваны искә төшерде (ул тумышы белән Татарстаннан). Аның «Плывет веночек» җырының популярлыгы халык җырларына охшатып язлуы һәм элекке күңелле җырларны сагыну белән аңлатылса, Әлфинә Әзһәмова җыры очрагында алай ук түгел. Әлфинә Әзһәмова җырларында татар фольклор образлары юк, ә аның җырлары да, тавышы да бөтенләй «һиндча» яңгырашта.

Һинд вайблары җырчының иҗатына шундук диярлек, әле беренче «Төнге урам» җырыннан соң ук кереп урнашты. Бу образ аның клибында да ныгытылып куйды – анда Әлфинә Әзһәмова һинд хатын-кызы образында, яшьлегендә Казан университетында укый да, соңыннан Татарстан белән эшлекле элемтәләрне ныгыта.

Надежда Кадышева популярлыгына карата Ксения Собчак әйткәнчә, барысы да «мемнар әйләнешенә» бәйле. Һәм бу сәбәп «Онытмаган» җыры феноменына да туры килә. Рөхсәт ителгән, чикләнгән һәм тыелган социаль челтәрләр кулланучылары узган мәхәббәт турындагы бу җырның башлыча «Онытмаган, онытмаган, ул мине онытмаган» сүзләренә бик күп видео төшерде.

Тик ни өчен нәкъ менә «Онытмаган» җыры, ә мәсәлән, «Төнге урам» түгел? Барысы да җырның мем булырлык потенциалына гына бәйлеме икән?

«Мине шушы җыр өчен генә чыгышларга чакыралар, дияргә була»

Әлфинә Әзһәмованы уникаль иҗат биографиясе булган җырчы, дип әйтергә мөмкин. Ул эстрада карьерасын бишенче дистәсен ваклаганда гына башлый. Бу вакытта инде аның 20 ел станокта эшләү тәҗрибәсе була.

«Хезмәт хаклары тоткарлыгы, фәкыйрьлек, гел очын-очка ялгап яшәү, көне буе, эсселәрдә авыр эштә эшләү...» – дип сөйләгән ул вакытларда Әлфинә Әзһәмова 1990 елларда КАМАЗдагы эше турында.

Ул сәхнәгә 2005 елда, «Төнге урам» җыры белән менә, һәм беренче чыгышларга аңа хәтта заводта сорап та китәргә туры килә. Сәхнәне һәм цехны бергә алып барып булмый башлагач, Әлфинә ханым хәлиткеч карар кыла – беренчесен сайлый.

«Мине пенсионерлар тыңламый. Мине кассеталарымны тыңлап үскән буын тыңлый. Хәзер алар инде гаилә кора, мине туйларына чакыра», – дип сөйләгән булган 2022 елда Әлфинә Әзһәмова «Интертат» сайтына биргән интервьюда.

«Онытмаган» җырын аңа Казандагы продюсерлык компаниясе әзер килеш тапшыра. Җырчы сүзләренчә, бу компания хәзер юк инде. Җыр 2005 елда чыга һәм шул вакытта ук популяр була. Тик чын шау-шу 2025 елда, «Онытмаган» җыры тыелган социаль челтәрләрдәге кыска роликларда таралгач башлана.

Бик хисле һәм ихлас башкаруга да карамастан, җырчы өчен әлеге җырда бернинди шәхси фаҗига дә юк икән.

«Бары тик аны үзем аша үткәрдем, мин шулай гына җырлыйм да инде», – дип аңлатты Әлфинә Әзһәмова.

Җырчы сүзләренчә, хәзер аны чыгышларга бары тик шушы җыр өчен генә чакыралар. Ул «Онытмаган» җырының яңа популярлыгын ностальгия хисе белән аңлата – хәзер бу җырны аны 2000 еллар башында бала булган кешеләр кабат тыңлый башлады. Олыгая төшкәч, алар бу җырда яңа мәгънәләр күрә.

«Яхшы җырның срогы чыкмый»

Җыр Әлфинә Әзһәмова һәм аның «искиткеч һәм кабатланмас харизматикасы өчен» махсус язылган, дип сөйләде хитның көй авторы Оскар Усманов. Җырны язганда төп бурыч аны кызыклы һәм башкаларга охшамаган итеп әзерләү була. Тик әлбәттә, авторлар җырның икенче тапкырга популяр булачагын уйламаган.

«Мин әлбәттә, моны уйламадым. Тик шуны төгәл әйтә алам: яхшы җырның срогы чыкмый», – дип сөйләде Оскар Усманов.

«Онытмаган» җырының кабат әйләнеп кайту сәбәпләре турында уйланып, продюсер шулай ук ностальгия хисен атый. Тик Оскар Усманов фикеренчә, эш монда гына түгел.

«Кемдәдер – ностальгия хисе, ә яшьләрнең кайсыдыр бу җырны беренче ишетте. Яшь башкаручылар да искә төшерде, яңача тәкъдим итеп, җырны яңа буын тыңлаучыларга ирештерде», – дип саный ул.

Җырны яшьләр «эләктереп» алганнан бирле, аңа SS7, «Хижина музыканта» һәм Скани белән берлектә Элвин Грей ремикслар һәм каверлар ясап өлгерде инде. Постмодернның барлык кануннары буенча, аны киредән җырлап кына калмыйлар, ә клуб ремикслары ясап, тулы кушымталарына сэмпллар ясыйлар.

Моның ни дәрәҗәдә яшьләрчә булуын, клублар аудиториясе фикер йөртер. Тик җырның көе өчен түгел, ә нәкъ менә «Ул мине онытмаган» сүзләре өчен вируслыга әйләнүен, әйтми калып булмый. Бу сүзләрнең тарихы да бар икән.

«Еллар узгач, аның мине онытмавын әйттеләр»

«Онытмаган» җыры сүзләрен Гөлсәрвәр буларак танылган шагыйрә Гөлфирә Сәрвәрова иҗат иткән.

«Яшьлегемдә, икенче бер кыз аркасында, егетем белән аерылыштым. Соңыннан ул мине кире кайтарырга тырышып карады, тик мин кичерә алмадым, Казанга киттем. Озак еллар аны искә алып яшәдем. Еллар узгач, аның мине онытмавын әйттеләр», – дип сөйләде шагыйрә «Татар-информ»га.

Шул вакытта ул хатирәләргә бирелә, ә «Онытмаган, онытмаган, ул мине онытмаган» юлларын ул күп тапкырлар кабатлый. Соңыннан башка сүзләр дә килә һәм аларны яза башлагач, шагыйрәне шатлык хисләре биләп ала.

«Авылым янындагы тау башына менеп басып, колачымны җәеп, шушы сүзләре кабатлаган кебек булды. Сүз артыннан сүз, куплет артыннан куплет ияреп, бу җырның тексты туды. Ул бик кыска вакытта, бер кичтә диярлек, бик ихлас һәм чын күңелдән язылды», – дип сөйләде Гөлсәрвәр.

Оскар Усманов бу сүзләрне күргәч, махсус Әлфинә Әзһәмова тавышы өчен аңа көй яза.

«Оскар Усманов шигырьгә нинди хисләр салынганын бик яхшы төшенгән һәм аларны көй аша чагылдыра алды. Җырның популярлыгы шунда. Ә Әлфинә Әзһәмова үзенең гаҗәеп тавышы белән аны тыңлаучылар күңеленә ирештерде. Күпләр җырның эчкерсезлеген күңелләре белән тоеп яратты, дип уйлыйм», – дип саный шагыйрә.

Әлфинә Әзһәмованың бөтен репертуарыннан һәм хәтта, тулысынча «Онытмаган» җырыннан нәкъ шушы сүзләр популярлык казанды. Бу безнең хәзерге чынбарлык турында берәр нәрсә әйтәме? Бәлки, Собчак «мемнар әйләнеше» дигән фикере белән хаклыдыр да. Ничек кенә булса да, бу юлларда якты сагыш – татлы да, әрнүле дә моң бар. Күрәсең, нәкъ шул җырны яхшы итәдер дә, ә яхшы җырларның срогы чыкмый – аларны болай гына онытмыйлар.

Чыганак: «Татар-информ», Җәмил Сәлимгәрәев

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар