Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әлфинә Әзһәмованың оныгы Әскәр Шри-Ланкадагы хайваннар белән татарча сөйләшә – видео

news_top_970_100
Әлфинә Әзһәмованың оныгы Әскәр Шри-Ланкадагы хайваннар белән татарча сөйләшә – видео
Әлфинә Әһзәмованың шәхси архивыннан

Әлфинә Әзһәмованың улы, аранжировкалар остасы Илмир Әзһәмов гаиләсе белән Шри-Ланкага ялга очкан. Илмир социаль челтәрләрдә экзотик илдәге ялының фото-видеолары белән уртаклаша. Музыкант үзенең сәхифәсендә Шри-Ланканың халкын, гореф-гадәтләрен, ризыкларын күрсәтә, илнең кануннары белән таныштырып бара.

 

Фото: © Әлфинә Әһзәмованың шәхси архивыннан

Ә менә Әлфинә Әзһәмова, балаларының матур ялы өчен сөенсә дә, кайгыртучан әби буларак, кечкенә оныгы Әскәр өчен азрак борчылып тора икән.

«Улым Шри-Ланкага бер тапкыр үзе генә барган иде инде. Әлеге илне, аның табигатен, халкын бик ошатып кайтты да, хәзер инде гаиләсен дә алып, 1 айга дип киттеләр. 2 яшьлек оныгым да әти-әнисе белән шулай дөнья күреп йөри. Әллә ничә тапкыр самолетларга күчеп утырасы булганга, алар барып җиткәнче ут йотып тордым. Оныгым кечкенә бит әле, юлда үзен ничек тотар, дип уйлыйсың, авырып китә күрмәсен, дип борчыласың.

 

Фото: © Әлфинә Әһзәмованың шәхси архивыннан

Шири-Ланка туристлар күп йөри торган урын түгел. Алар шулай тыныч ялны яраталар инде. Инглиз телен дә азмы-күпме беләләр. Фото-видеоларын гел җибәреп торалар. Оныгыма да бик ошый бугай андагы ял. Филләр белән татарча сөйләшеп йөргән әле әнә. Сүз уңаеннан, Әскәребез гел татарча гына сөйләшә безнең. Русчаны барыбер өйрәнә ул, дип, әнисе аның белән татарча гына аралаша. Теле дә татарча ачылды, бик иртә сөйләшә башлады», – дип уртаклашты «Интертат» хәбәрчесе белән Әлфинә апа.

 

Фото: © Әлфинә Әһзәмованың шәхси архивыннан

Әлфинә апаның килене Лилия хәзер декрет ялында. Аңа кадәр «ТНВ» телеканалында тавыш режиссеры булып эшләгән. Илмир белән Лилия бер уку йортын тәмамлаган, шунда танышканнар.

Илмир Әзһәмов – популяр аранжировкалар остасы. Илмир әле әнисе Әлфинә Әзһәмова җырлый башлаган чорларда ук музыка белән кызыксына башлаган. «Әкренләп, шул өлкәгә кереп киткәнен сизми дә калдык. Оскар Усманов кумиры иде аның. Аның иҗаты да Илмирга музыка өлкәсен киләчәк һөнәре итеп сайлауга этәргеч биргәндер», – ди Әлфинә апа улы турында.

Илмир Әзһәмов Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов, Әнвәр Нургалиев, Ильмира Нәгыймова, Руслан Кираметдинов кебек популяр артистлар, шулай ук Башкортстанда яшәүче бик күп җырчылар белән эшли. Шәхзәт Разметов белән берлектә көйләр дә яза. Бүгенге көндә Казанда яшәп иҗат итә.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 15 май 2023
    Исемсез
    👍👍👍👍👍
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100